Әбиемнең сугыш вакытына туры килгән бала чагы
Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе укучысы Валерия Красницкая бала чагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән әбисе хакында сөйли.
Минем әбием Мария Гавриловна Ильина Татарстан Республикасы Бима авылында 1939 елда туган.
-Сугыш башланганда, - дип сөйли әбием, - миңа 2 яшь кенә була. Без тылда яшәдек. Әнием эшләмәде, унбер бала үстерде. Кызганычка каршы, сугыш азагына аларның дүртесе генә исән кала. Әти сугышка кадәр Казанда төзелештә эшли, аның аягына зур мичкә төшә, аннан соң гангрена башлана, аягын кисәргә туры килә. Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китәргә тели, әмма аны алмыйлар. Аңа пенсия билгелиләр, ул безнең гаиләне кыен чакларда коткарды.
Уенчыкларыбыз булмады, без уйнамадык та. Мич башында җылыда утырдык. Казан ягыннан ишетелгән авазларны тыңладык, куркыныч иде, мич артына качтык һәм анда тын гына утырдык. Сугыш елларында безгә начар хатын йөри (халык дошманы): урамга чыкмагыз, алай итмәсәгез өегезне яндыралар, дия иделәр. Кибеткә йөрмәдек, анда әйбер дә юк иде. Әгәр барсак шикәр һәм тукыма гына ала идек. Урманнан җиләкләр һәм ашарга яраклы үләннәр җыйдык. Гөлҗимеш чәе эчтек. Безнең сыер бар иде, ул безне ачлыктан коткарды. Бәрәңге, чөгендер, кишер утырттык. Сирәк кенә әни бәлешләр пешерде, зур бәйрәмнәрдә генә. Ул безгә, ашагыз, аннан йокларсыз һәм бернәрсә булмас, дия иде.
Басуда ындыр табагы бар иде, анда ашлык чистарттылар. Мин башка балалар белән андагы эшне карарга йөрдем. Басуга барып карыйбыз, әмма якын җибәрмәделәр. Әти-әниләр әрлиләр дип куркыттылар, шуңа күрә без атлар җиккәнне һәм җир сөрүләрен күзәттек. Хатын-кызлар урак белән иген урдылар, көлтә бәйләделәр һәм аннан соң ындыр табагына алып киттеләр. Ирләр башка эштә булдылар.
Умартачылыкка йөрдек. Өстәлгә зур савытка салып бал куялар, без барыбыз авыз иттек. Кием-салым начар булды, әниләр тегеп киертте. Аякта чабата булды. Казандагы туганнар кайчакта ярдәм иттеләр.
Әле дә хәтеремдә: мине һәм башкаларны басуга башак җыярга җибәрделәр. Капчыкларга җыйдык. Олы апа безнең янда булды. Амбарда эшләүче безгә эшебез өчен ипигә бал ягып бирде. Өлкәннәр безгә кыен эш кушмаска тырыштылар.
Кыш көне бик тә урамга чыгасым килде. Бервакыт апам чыгарга рөхсәт бирде. Мин урамга чыктым, өстемдә сырма, җиңнәре җиргә тиеп тора, чөнки ул зур иде. Күршеләр күргәч: “Ксения, нигә чыгардың? Анда бүре бар”, диделәр. Мин борылып карадым, ә ул миннән 50 метр гына ераклыкта. Күзләре ялтырап тора. Апа кычкыра-кычкыра йөгерә, ә мин тик басып торам, барыргамы, бармаскамы, урамда да буласы килә. Өйгә чаптым. Үлем янәшәмдә булды, ул чакта мин бронхит белән авырдым, өстәвенә дистрофия, ашау начар иде. Бәйрәмнәрдә авылда кеше күп җыелды, әйлән-бәйлән йөрделәр. Авыл яныннан танклар үтте. Танкларның берсе туктады һәм безне чакырды. Мин һәм башка балалар ризалаштык, кемнең танкта йөрисе килмәсен инде. Безнең төшәсе килмәде, әмма ул начальник ачулана диде. Аларның үз эшләре. Бала чакта без бу танкистларның күбесенең Туган илебезне азат итеп һәлак булулары турында уйламадык та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев