Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә?
Мегаполиста яшәү яхшы: һәр микрорайонда спорт мәйданчыклары, күңел ачу үзәкләре бар, кызыксынулар буенча клублар яки төрледән-төрле курслар эшли. Әмма Лаеш районы да зур шәһәрләр фонында үз төсен югалтмый. Вакытны үткәрүнең иң файдалы төре - ул физик культура белән шөгыльләнү. Яхшы үскән спорт инфраструктурасы физик һәм рухи яктан сәламәтләнү өчен күп...
Мегаполиста яшәү яхшы: һәр микрорайонда спорт мәйданчыклары, күңел ачу үзәкләре бар, кызыксынулар буенча клублар яки төрледән-төрле курслар эшли. Әмма Лаеш районы да зур шәһәрләр фонында үз төсен югалтмый.
Вакытны үткәрүнең иң файдалы төре - ул физик культура белән шөгыльләнү. Яхшы үскән спорт инфраструктурасы физик һәм рухи яктан сәламәтләнү өчен күп мөмкинлекләр тудыра.
-"Кама" спорт комплексында шәһәрнең һәм районның балалары да, өлкәннәре дә, пенсионерлары да физкультура белән шөгыльләнә алсын өчен барлык шартлар тудырылган, - дип сөйләде безнең хәбәрчегә Лаеш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Динар Гайнетдинов. - Бездә йөзү буенча квалификацияле ике тренер эшли, дәресләр төрле яшь төркемнәре өчен үткәрелә. Өлкәннәр дә теләсә кайсы көнне йөзәргә килә алалар. Йөзүдән тыш бассейн спорт комплексы башка шөгыльләр дә тәкъдим итә ала. Бокс буенча җиһазландырылган секция эшли, тәҗрибәле тренер бар. Тимер белән сынашырга яратучыларны яхшы җиһазланган тренажер залы һәм остаз көтә. Шулай булгач мөмкинлекләр күп.
-Лаеш районында төрле яшьтәге спортчылар өчен мөмкинлекләр шактый күп. Төрледән-төрле спорт секцияләре эшли, - дип дәвам итә Динар Марсович. - Столбищеда карате, кул сугышы, баскетбол һәм тимераякта йөгерү буенча түгәрәкләр бар. Атабайда, Хәербидә, Пәрәүдә, Комлы Ковалида билбаулы көрәш буенча секцияләр эшли. Остазлары яхшы. Мәсәлән, Риназ Гарипов күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннарында өченче урын алды. ЛТЭТ базасында үткәрелүче бадминтон һәм теннис буенча уеннар популярлык казана. Лаеш районы башлыгы кубогына мини-футбол турниры үткәрелә.
Матурлык белән аралашырга теләүчеләргә дә өйрәнер нәрсә бар.
-Лаешның балалар сәнгать мәктәбендә музыкаль, нәфис сәнгать, хореография бүлекләре бар, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Валентина Алешина. - Музыкаль бүлектә музыкаль уен коралларында уйнарга, җырларга, музыка грамотасына өйрәнергә була. Нәфис сәнгать юнәлешендә балалар сынлы сәнгать, скульптур пластиканы, станок һәм гамәли композицияне, сызымнар сызарга өйрәнәләр. Хореография бүлегендә классик, халык һәм заманча бию нигезләрен укыталар. Район мәктәпләре базасында бүлекчәләр эшли.
Балалардан тыш монда шәхси программа буенча һәм түләүле нигездә өлкәннәр дә укый ала. Безнең кешеләр сәнгатькә битараф түгел.
Спорт та, биюләр дә, сынлы сәнгать тә кызыксындырмыймы? Сезнең өчен буш вакытны үткәрүнең башка кызыклы формалары табылыр. Алар турында Лаеш районының мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина сөйләде.
-Безнең үзәк алты юнәлештә: техник, туристик-туган якны өйрәнү, социаль- педагогик, сынлы сәнгать, табигый фәннәр, физкультура-спорт юнәлешләре буенча эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, Лаешта "Лидер" картинг клубы эшли. Комлы Ковали мәктәбендә балалар һәм үсмерләр работотехника һәм инженерлык графикасын өйрәнәләр. Техник юнәлештәге секцияләр шулай ук Имәнкискә, Пәрәү һәм Хәерби мәктәпләрендә дә эшләп килә. Ә Атабайда һәм Ташкирмәндә туристлык юнәлеше уңышлы үсә - шул тәртиптә "Офык" һәм "Көмеш" берләшмәләре эшли. Безнең районда талантлы, тәрбияләнүчеләренә бик игътибарлы педагоглар эшли, алар балаларның иҗади сәләтләрен мөмкин булганча тулырак ачарга ярдәм итәләр. Лаеш районы педагоглары, укучылары һәм коллективлары ел саен район, республика һәм Бөтенроссия фестивальләрендә, конкурсларында, ярышларында катнашалар һәм аларның лауреатлары булалар.
Телевизор каршында диванда яту кешеләр өчен бердәнбер кулай ял төре булган вакытлар үтте. Хәзерге вакытта лаешлыларның үзен үстерү, ял итү һәм сәламәтләндерү өчен мөмкинлекләре бик күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев