Чишмәләрне бергәләп төзекләндерик
Бима авылында EFES Rus компаниясе төзекләндергән чишмәне тантаналы төстә ачу булды. Автор фотосы Анда Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, аның урынбасары Андрей Карсалов, Казандагы ЕFES Rus заводы директоры Евгений Осипов, экологик проект җитәкчесе Алексей Кузнецов, Варсонофий атакай һәм якын тирәдәге авылларда яшәүчеләр катнашты. Чишмә янындагы бар территория матур рәшәткә...
Бима авылында EFES Rus компаниясе төзекләндергән чишмәне тантаналы төстә ачу булды.
Автор фотосы
Анда Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, аның урынбасары Андрей Карсалов, Казандагы ЕFES Rus заводы директоры Евгений Осипов, экологик проект җитәкчесе Алексей Кузнецов, Варсонофий атакай һәм якын тирәдәге авылларда яшәүчеләр катнашты.
Чишмә янындагы бар территория матур рәшәткә белән тотып алынган, бу эшне бер, ике көн генә элек тәмамлаганнар. Капкадан керүгә агачлар әйләндереп алган искиткеч аланга эләгәсең. Ә аста - көмеш салкын су, аңа өч чишмә суы җыела. Табигый матурлык, тынлык, җанга тынычлык иңә.
Бу изге чишмәне төзекләндерү моннан 20 ел элек, КПСС райкомының беренче секретаре Анатолий Демидов булганда ук башланган. Ул чакта баскыч ясалган, җир астыннан чишмә тибеп чыккан урыннар ныгытылган, кәшәнә төзелгән. Җирле халык карап торса да хәзер боларның барысы тузган. ЕFES Rus компаниясе ярдәмгә килгән. Ул "Чишмәләрне бергәләп төзекләндерик!" социаль проектында катнаша. Татарстан Республикасы территориясендә проект 2012 елдан гамәлгә ашырыла, хәзерге вакытка алты чишмә төзекләндерелгән. Компания игътибар зонасына кергән объектларның берсе - Бима чишмәсе.
Татарстан Республикасы экология министрлыгы, Лаеш районы җитәкчелеге һәм "Татарстан Республикасы яшьләр берлеге" җәмәгать оешмасы социаль программаның төп партнерлары, алар бу проектны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткәннәр. EFES Rus компаниясе "Чишмәләрне бергәләп төзекләндерик!" социаль проектын 2010 елда Приморье краенда, Ульяновск һәм Калуга өлкәләрендә тормышка ашыра башлый. Сигез ел эчендә 80 чишмәне төзекләндерәләр: аларга бару урынын уңайлы итү буенча төзелеш эшләре алып баралар, янәшәдәге территорияне чүп-чардан арындыралар. Шул ук вакытта су лабораториядә тикшерелә, аның сыйфаты һәм микробиологик үзлекләре билгеләнә.
Чишмә ачу тантанасында "Чишмәләрне бергәләп төзекләндерик!" социаль проектының мөһимлеге турында сөйләделәр. Каипының фольклор ансамбле чыгыш ясады. Ә аннан соң барысы аска, чишмәгә төште һәм чиста судан авыз итте.
Легенда буенча ХVII гасырда монда күп газаплар кичергән Параскева Пятница иконасы табылган. Шуннан бирле чишмә аның исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев