Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Чын фермер һәрнәрсәдә уңышка ирешә

Кече Елгада яшәүче нәселдән килгән умартачы Гафур Зарипов "Гаилә фермасы" республика программасы ярдәмендә хуҗалык алып баруның яңа юнәлешен ача алган. Гафур Борһан улы XIX гасырдан ук бал җыючы ата-бабаларының бай традицияләрен дәвам итеп, 30 елдан артык бал кортлары тота. Фермер җир участогына чәчкән баллы культуралар тигез тишелеп чыккан, умарта оялары...

Кече Елгада яшәүче нәселдән килгән умартачы Гафур Зарипов "Гаилә фермасы" республика программасы ярдәмендә хуҗалык алып баруның яңа юнәлешен ача алган.

Гафур Борһан улы XIX гасырдан ук бал җыючы ата-бабаларының бай традицияләрен дәвам итеп, 30 елдан артык бал кортлары тота. Фермер җир участогына чәчкән баллы культуралар тигез тишелеп чыккан, умарта оялары саны тотрыклы төстә арта. Зарипов ел саен берничә тонна хуш исле чәчәк балы җыя.

-Элек артып калган печән һәм саламны авылдашларга сата идек, - дип сөйли Гафур Борһан улы. - Әмма авылда терлекне аз асрыйлар, ә фуражны куяр урын булмады. Шуңа күрә терлекчелек белән шөгыльләнергә булдым.

Кече бизнеска ярдәм итүче Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Зарипов хуҗалыгында перспективалар күрә.

-Мин Михаил Павлович белән аралаштым, - дип искә ала фермер. - Гаилә фермасына нигез салырга да миңа ул тәкъдим итте.

Гафур Зарипов ферманы 2014 елда төзи башлый. Аның хуҗалыгы зур булмаган фермер хуҗалыкларын үстерү буенча "Гаилә фермасы" Татарстан программасына керә. Аның ярдәмендә Гафур Борһан улы 40% ташлама белән авыл хуҗалыгы техникасы сатып ала һәм терлекчелек фермасын сафка кертә алган. Аның авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 500 гектардан артып китә.

-Хәзерге вакытта 50 баш мөгезле эре терлек һәм 8 ат асрыйбыз, - фермер үз хуҗалыгы буенча экскурсия үткәрә. - Үгезләр нәселле, аерым ит токымлы. Итне Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатабыз. Башкалада фермерларга аренда түләвеннән башка сәүдә нокталары бүлеп бирелә. Продукцияне сатуда проблемалар булмау бик уңай.

Гафур Зарипов фермасы урнашкан элекке колхоз автопаркы территориясе аның тырышлыгы белән үзгәргән. Яңа хуҗалык корпуслары күтәрелгән һәм терлек абзарлары салынган. Вольер буйлап горур атлап атлар йөри һәм печән чәйни-чәйни таныш түгел кешеләрне игътибар белән күзәтәләр.

Әмма Гафур Борһан улы умартачылык турында да онытмый. Умарталардагы бал кортлары гаиләләре саны 350 дән артып китә һәм елдан-ел арта бара. Зарипов "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә лаек булган. Узган ел ул "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" конкурсы лауреаты булды. Санкт-Петербургта "АгроРусь" күргәзмәсендә "Иң яхшы гаилә умартачылыгы" номинациясендә аны алтын медаль белән бүләкләделәр.

-Безнең республикада кече бизнес өчен яхшы шартлар тудырылган, - дип сөйли фермер оптимизм белән. - Иң мөһиме - тырышып эшләү, ә калганнары булыр.

Гафур Зарипов кебек булдыклы һәм нык хуҗалык алып баручылар булганда Лаеш районы авыл хуҗалыгы ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев