Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Герой якташларны искә алдылар

9 декабрьдә Лаешның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган мемориалга веноклар кую булды. Ул рәсми Ватан геройлары көненә багышланды. Геройлар арасында безнең якташларыбыз да бар: Петр Наумов, Александр Сергеев, Иван Матвеев, Алексей Малышев, Степан Козлов, Каюм Җаббаров.

-Россия - героик ил. Ватандашларыбыз батырлыгы - ул барлык буыннар өчен кыюлык һәм патриотизм үрнәге, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова. - Бу бәйрәмне билгеләп һәм аның белән горурланып без үз җилкәсендә сугыш авырлыкларын күтәргән кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез, алар батырлыгыннан башка якты көн булмас иде.

Бу көнне районның күп мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре үтте. Лаешның 1нче гимназиясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган укытучылар һәм укучыларга куелган обелиск янында митинг булды. Мәктәп укучылары чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг Парк победы