Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

“Депутатлыкка кандидатлар“ сайладылар

Үзәк китапханә зур аңлату эшләре алып бара. Юнәлешләрнең берсе - сайлау хокукы нигезләрен аңлату, Бу көннәрдә китапханә хезмәткәрләре "Яшьләр һәм сайлаулар" хокукый уены үткәрделәр. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән яшь кешеләр катнашты. Сайлауларның нәрсә икәнен, алар Афина дәүләтендә, Рим республикасында һәм Борынгы Русьта ничек үткән - болар турында китапханә кунаклары слайд-шоудан...

Үзәк китапханә зур аңлату эшләре алып бара. Юнәлешләрнең берсе - сайлау хокукы нигезләрен аңлату,

Бу көннәрдә китапханә хезмәткәрләре "Яшьләр һәм сайлаулар" хокукый уены үткәрделәр. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән яшь кешеләр катнашты. Сайлауларның нәрсә икәнен, алар Афина дәүләтендә, Рим республикасында һәм Борынгы Русьта ничек үткән - болар турында китапханә кунаклары слайд-шоудан белделәр. Аннан соң аларга сайлау хокуклары буенча белемнәрен тикшерергә тәкъдим иттеләр. Дөрес җаваплар өчен катнашучылар жетоннар алдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча "депутатлыкка кандидатлар" билгеләнде. Аларга беренче чираттагы икътисади, сәяси һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча үз программаларын яклау өчен сүз бирделәр. Соңыннан "сайлаучылар" "кандидатлар"га сораулар бирделәр һәм турыдан-туры тавыш бирү белән җиңүчене билгеләделәр. Яңв сайланган "депутатлар" һәм аларның "электораты". Интернет аша Татарстан Дәүләт Советы заллары һәм музее буйлап 3В - виртуаль экскурсия ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев