Дәүләт Наталья Косаревага үз эшен ачуда ярдәм иткән
Татарстанда шактый программалар эшли – аларның максаты кече бизнеска ярдәм итү. Шуларның берсе – үзмәшгуль булырга теләүчеләргә дәүләт тарафыннан социаль ярдәм күрсәтү.
Фото Наталья Косарева архивыннан
Үзенең социаль cтатусын үзгәртергә һәм өстәмә керем алырга карар иткән күп балалы ана Наталья Косарева тарихы берничә ел элек башлана.
Наталья Юрьевна 10 ел тернәкләндерү үзәгендә эшли. 2018 елдан бүгенге көнгәчә Лаеш интернат мәктәбендә укытучы-дефектолог булып эшли. Ул Мәскәү психолог-социаль университетының психология факультетын тәмамлаган, укытучы-логопед белгечлеге алган. Наталья Косарева – Монтессори-педагог. Ул сыйныф каршында өстәл артында утыручы авторитар укытучы түгел, ә ул бала үсешенә тактлы ярдәм итеп алар белән шөгыльләнә. Районда мондый белгечләр күп түгел. Ә алар ярдәменә мохтаҗ кешеләр шактый.
Гаилә ишәйгәч һәм өч баланы ашату-киендерү кыенлашкач, Наталья өстәмә керем турында уйлана.
-Халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Елена Сюнина миңа үзмәшгуль булырга, социаль контракт төзергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым, - дип сөйли Наталья Косарева үз тарихын. – Күп нечкәлекләрне белмәдем. Социаль яклау хезмәткәрләре “Мой налог” порталының нигә кирәк булуын аңлаттылар һәм анда теркәлү турында сөйләделәр. Минем сорауларга җавап бирде. Аларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. 2019 елда 2020 елның 22 мартына кадәрге чорга социаль контракт төзелде. Миңа җиһазлар сатып алуга 20 000 сум күләмендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде. Бу акчаларга мин логопед хезмәтләре өчен принтер, өстәл, көзге, балалар өчен үстерүче ярдәмлекләр һәм башкаларны алдым. Шул ук вакытта документлар эшләүдә проблемалар һәм кыенлыклар булмады. Беренче клиентларны өйдә кабул итә башладым. Минем юнәлеш: сөйләмне ачу һәм төзәтү, мәктәпкә әзерләү, инсульттан соң сөйләмне торгызу. Башта куркытты. Әмма мин үз максатыма ирешергә күнеккән: фәкать нәтиҗәгә эшлим. Минем клиентларым – балалар – рәхәтләнеп киләләр. Әти-әниләр нәтиҗәләрдән канәгать. Миңа балалар белән эшләү ошый, аларның беренче мәртәбә хәрефләр белән танышуларын, иҗекләр, сүзләр ясауларын күрү сөендерә. “Үзмәшгуль” статусы алу нәтиҗәсендә гаиләнең матди хәлен яхшырттык. Быел олы кызым җәйге каникулда мәшгульлек үзәге аша икмәк заводында эшләде. Шулай итеп тормыш җайлана. Барысы үзебездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев