Документларны өйдән чыкмыйча тапшырып була
Миграция өлкәсендә күрсәтелгән дәүләт хезмәтләреннән халык күп файдалана. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк: https://www.gosuslugi.ru. Россия Федерациясе гражданы паспорты алуга яки алыштыруга; яшәү урынында һәм килгән урында теркәлүгә; яшәү урыныннан һәм килгән урыннан теркәлү исәбеннән төшүгә гаризаларны электрон рәвештә тапшырырга була. Гаризаларны электрон рәвештә тапшыруның...
Миграция өлкәсендә күрсәтелгән дәүләт хезмәтләреннән халык күп файдалана.
Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк: https://www.gosuslugi.ru.
Россия Федерациясе гражданы паспорты алуга яки алыштыруга; яшәү урынында һәм килгән урында теркәлүгә; яшәү урыныннан һәм килгән урыннан теркәлү исәбеннән төшүгә гаризаларны электрон рәвештә тапшырырга була.
Гаризаларны электрон рәвештә тапшыруның өстенлекләре: өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча, үзеңә җайлы вакытта, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял һәм бәйрәм көннәрендә һәм интернет булган автоматлашкан теләсә кайсы эш урыныннан (компьютердан) документлар тапшырырга мөмкин. Гариза дөрес тутырылмаганда дөрес тутыру буенча консультация электрон рәвештә җибәрелә. Кагыйдә буларак, ОВМ бүлекчәсенә бер тапкыр килү җитә. Шәхси кабинетта үз гаризаңны карау барышын күзәтергә була.Миграция өлкәсендә күрсәтелгән дәүләт хезмәтләреннән халык күп файдалана.
Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк: https://www.gosuslugi.ru.
Россия Федерациясе гражданы паспорты алуга яки алыштыруга; яшәү урынында һәм килгән урында теркәлүгә; яшәү урыныннан һәм килгән урыннан теркәлү исәбеннән төшүгә гаризаларны электрон рәвештә тапшырырга була.
Гаризаларны электрон рәвештә тапшыруның өстенлекләре: өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча, үзеңә җайлы вакытта, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял һәм бәйрәм көннәрендә һәм интернет булган автоматлашкан теләсә кайсы эш урыныннан (компьютердан) документлар тапшырырга мөмкин. Гариза дөрес тутырылмаганда дөрес тутыру буенча консультация электрон рәвештә җибәрелә. Кагыйдә буларак, ОВМ бүлекчәсенә бер тапкыр килү җитә. Шәхси кабинетта үз гаризаңны карау барышын күзәтергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев