Дулкыннар шавы астында бүләк алдылар
Лаешта медальләр тапшыру тантанасы беренче тапкыр Кама буенда үтте. 20 кеше олы тормышка отличиелы юллама алды. Имправизацияләнгән сәхнә янында 2016 елда районның сигез мәктәбен тәмамлаучылар тезелде, уртада отличниклар. Кичәге укучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев котлады һәм "Укуда аеруча уңышларга ирешү өчен" медальләре тапшырды. -Чыгарылыш имтиханнары тапшыруның кызу чоры үтте һәм...
Лаешта медальләр тапшыру тантанасы беренче тапкыр Кама буенда үтте. 20 кеше олы тормышка отличиелы юллама алды.
Имправизацияләнгән сәхнә янында 2016 елда районның сигез мәктәбен тәмамлаучылар тезелде, уртада отличниклар. Кичәге укучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев котлады һәм "Укуда аеруча уңышларга ирешү өчен" медальләре тапшырды.
-Чыгарылыш имтиханнары тапшыруның кызу чоры үтте һәм сез аны лаеклы үттегез, - дип мөрәҗәгать итте Михаил Павлович егетләр һәм кызларга. - Сез бәяләп булмый торган белем алдыгыз, ул сезгә тормыш сынауларын үтүдә булышыр. Сез киләчәктә нинди генә өлкәдә хезмәт куйсагыз да, мәктәптә укыганда унбер ел сезнең янәшәгездә булган укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип ышанам.
Укуда намуслы мөнәсәбәтләре һәм БДИ нәтиҗәләре буенча югары балл алган балаларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбен тәмамлаган Алена Русалкина җавап сүзе белән чыкты. Мәктәпне медальгә тәмамлаучыларның әти-әниләре исеменнән Любовь Кузнецова яхшы теләкләр җиткерде.
Район башлыгы укучылары БДИ да яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларга да чәчәкләр һәм бүләкләр бирде. Тантаналы чара фотосессиягә күчте, аннан соң бәйрәм дискотекасы булды.
Чара искиткеч салют белән төгәлләнде, ул бәйрәмнең барлык кунаклары гына түгел күп кешенең игътибарын җәлеп итте. Яр буенда зур шар булып кичке күккә таралган очкыннар эзсез югалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев