Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Эчтән караш

Кешеләр, ил, җәмгыять белән идарә итү - кешелек яшәгән бар чорда иң катлаулы процессларның берсе. Шуны да әйтү фарыз, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Лаеш районы территориясендә 30 га якын дәүләт программасы тормышка ашырыла. Аларның барысы халык яшәешенең мөһим тармакларына кагыла. Агымдагы елда ике клуб төзелә - Дятловода һәм...

Кешеләр, ил, җәмгыять белән идарә итү - кешелек яшәгән бар чорда иң катлаулы процессларның берсе.

Шуны да әйтү фарыз, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Лаеш районы территориясендә 30 га якын дәүләт программасы тормышка ашырыла. Аларның барысы халык яшәешенең мөһим тармакларына кагыла. Агымдагы елда ике клуб төзелә - Дятловода һәм Яушыйкта, әмма мәдәният йортлары таләп ителгән башка авыллар да бар. Балалар бакчалары да кирәк, мәктәпләр дә ремонт сорый. Яңа суэтем башнялар төзеп су челтәрен алыштыру 1 нче урында. Су саклау зоналары елында күлләрне чистарту һәм төзекләндерү эшләре башкару зарур. Исемлеккә күп квартирлы йортлар төзүне дә кертү кирәк, шул исәптән соципотека һәм гражданнарны тузган торактан күчерү, парклар һәм бакчалар булдыру программалары буенча, боларның барысын гамәлдәге дәүләт программалары кысаларында башкару сорала.

Үзара салым кебек программалар булуын искәртү файдалы, монда халык акчаны нинди максатларга тотасын үзе хәл итә. Һәр граждан түләгән 1 сумга Татарстан Хөкүмәтенең дүрт сум акча бүлүен исәпкә алсак, сумма аз түгел. Мәсәлән, 2015 елда үзара салым программасы буенча Комлы Ковалида 1 миллион сумнан артык акча җыелган. Бу акчаларга зиратны төзекләндерергә, юллар салырга һәм башка эшләр башкарырга була.

Әмма без еш кына киресен күрәбез, йорт янындагы территорияне чүп үлән баса, законсыз төстә гаражлар һәм ниндидер аңлаешсыз корылмалар төзелә, рөхсәтсез йортлар калка, чүп-чар өемнәре барлыкка килә, басулардан җирнең уңдырышлы каты урлана. Шунысы хәтерне калдыра, халык фикеренчә, боларның барысына хакимият гаепле.

И.А.Крыловның "Аккош, чуртан һәм кысла" мәсәлен барыбыз белә. Халык һәм хакимият мәсәл геройлары гамәлен кабатлаганда район үсеше тоткарлана. Бу эшкә барыбыз кушылу кирәк. Мәсәлән, күптән түгел Урта Девятовода фонтан ачу тантанасы булды. Аңа акчаны шушы авылда туып үскән Алексей Демидов биргән. Урта девятоволылар үз авылларын төзекләндерәләр, булдырылганнарны саклыйлар. Бу хакимият һәм халыкның бергә эшләвенә ачык мисал.

Бүгенге көндә иң куркынычы - халыкның дәүләт иждивениесендә булырга теләве. Бүген безнең алда торган мәсьәләләрне бергәләп кенә хәл итеп булачагын аңлау кирәк, фәкать шул чакта гына безгә үсеш юлында барганда комачау итә торган фикерләрдән арына алырбыз. Халык һәм хакимият - бер бөтен ул. Үзара киңәшләшеп эшләү, бер-береңнең фикерләрен һәм искәрмәләрен искә алу, бер-береңне аңлау, проблеманы хәл итүдә өстенлекле юнәлеш сайлау - шул чакта без тулаем нәтиҗәле эшкә китерә торган фикергә килә алырбыз.

Рәсим Хаҗиев, ТР Лаеш муниципаль район Советы һәм башкарма комитет матбугат секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район