Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Фестивальдә балык шулпасын теләге булган һәркем татып карады

Яңа ел каникулының бер кояшлы көнендә Лаешта, төп чыршы янында балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч бәйрәм үтте. Традицион балык шулпасын иң яхшы пешерү буенча район фестивален халык күңел ачулары бизәде. Шәһәрдә яшәүчеләрне һәм аның кунакларын матур киенгән зур курчаклар каршы алды. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп әкият һәм мультфильм геройлары...

Яңа ел каникулының бер кояшлы көнендә Лаешта, төп чыршы янында балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч бәйрәм үтте. Традицион балык шулпасын иң яхшы пешерү буенча район фестивален халык күңел ачулары бизәде.
Шәһәрдә яшәүчеләрне һәм аның кунакларын матур киенгән зур курчаклар каршы алды. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп әкият һәм мультфильм геройлары белән исәнләштеләр.
Чистартылган мәктәп стадионында төрледән-төрле спорт, конкурс һәм уен мәйданчыклары эшләде. Монда балалар бик зур команда чаңгы слаломында ярыша, кышкы футбол һәм шашка уйный алдылар. Шулай ук сумо көрәшчеләренең кабарынкы костюмнарын кигән көндәшләре белән көрәшә, үзләрен Angry Birds компьютер уены геройлары ролендә хис итеп төз атуда ярыша алдылар.
Икенче мәктәпнең боз аренасында тимераякта спорт эстафетасында катнашучы мәктәп укучылары өчен дуслары һәм туганнары актив җан атты. Малайлар һәм кызлар тизлек һәм тигезлек могҗизалары күрсәттеләр.
Балалар мәйданчыгы артында район авыл җирлекләренең поход кухнялары урнашты. Казаннар кайнап утырган алты учактан зәңгәр күк йөзенә тәмле балык шулпасы исе таралды. Шулпа әзерләү процессы дәртле җырлар, биюләр һәм такмаклар белән үрелеп барды.
Фестивальдә катнашучылар таба ашлары һәм ысланган ризыклар белән яхшы өстәлләр әзерләделәр. Кунакчыл хуҗалар бәйрәм кунакларын икмәк-тоз белән каршы алдылар. Теләге булган һәркем бик теләп тәмле балык шулпасын авыз итте. Бәйрәмнең өлкән һәм кечкенә кунаклары оста пешекчеләрне мактадылар. Саф һавада уйнап ачыккан балалар табыннан төрле тозланган әйберләрне һәм тәм-томнарны тәмләп ашадылар. Командаларда катнашучылар да бер-берсен кайнар балык шулпасы белән сыйладылар.
"Балык шулпасы" фестивалендә районның түбәндәге җирлекләре җиңде.
Өченче урынны 6нчы команда алды. Аңа Татар Сараланы, Атабай һәм Макаровка авыл җирлекләре керде.
Икенче урынны лаеклы төстә № 7 командасы алды. Командада - Егорьево, Сокуры һәм Кече Елга авыл җирлекләре катнашучылары.
Фестивальнең җиңүчеләре - № 1 командасы. Иң яхшы балык шулпасын Олы Кабан, Ккюки һәм Александровка авыл җирлекләре пешекчеләре әзерләде.
Бәхетле һәм канәгать кешеләр әле төп сәхнә янында дәртле музыка астында озак биеделәр. Бәйрәмдә бар кешегә дә төрле күңел ачулар табылды.
Фотогалереяны газета сайтында "Мәдәният" рубрикасында (5 гыйнварда) карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фестивальдә