Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әгәр ришвәтчелеккә юлыксагыз

Бу социаль афәтне фәкать уртак көч белән җиңеп була.

Шуңа күрә һәр граждан үзе белгән ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен үзегез яшәгән урын буенча хокук саклау органнарына: полициягә, тикшерү комитетына, прокуратурага, федераль иминлек хезмәтенә телдән яки язма мөрәҗәгать итү җитә.

Әгәр сез ришвәтчелек очрагы белән очрашсагыз кая шалтыратырга

-Лаеш муниципаль район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе: 8(84378) 2-48-56,

-мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ышаныч телефоны: 8(84378) 2-55-49,

-Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге 8(84378) 2-56-49.

-Моннан тыш Лаеш районы сайтында интернет-кабул итү, ә район Советы каршында кайнар линия телефоны эшли, - дип искәртә Лаеш муниципаль район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фатыйма Сакаева. – Лаеш район Советының административ бинасында һәм “Универмаг” бинасында (Лаеш) гражданнарга ришвәтчелек мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү өчен ящиклар бар.

Ришвәтчелек – бу хезмәт вазифасын явызларча куллану, ришвәт бирү яки алу, сатып алу яки үз вазифаңнан файдаланып үзең өчен яки өченче зат өчен табыш алу максатыннан акча, кыйммәтле әйберләр, милки характерда хезмәтләр һәм башкалар  алу өчен җәмгыятьнең законлы мәнфәгатьләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы