Гражданнар оборонасы буенча
Гражданнар! Үзегезне хәвеф-хәтәрләрдән саклау өчен Сез түбәндәгеләрне белергә тиешсез: "Һава тревогасы", "Химик хәвеф", "Радиация куркынычы", "Катастрофик су басу куркынычы" сигналлары буенча эш итү. Гражданнар оборонасы сигналлары " Игътибар! Барыгызга!" кисәтү сигналлары бирү белән җиткерелә, ул сиреналар, гудоклар һәм телдән мәгълүматны тавышлы элемтә аша хәбәр итүне дә күздә тота. Шул ук...
Гражданнар!
Үзегезне хәвеф-хәтәрләрдән саклау өчен Сез түбәндәгеләрне белергә тиешсез:
"Һава тревогасы", "Химик хәвеф", "Радиация куркынычы", "Катастрофик су басу куркынычы" сигналлары буенча эш итү.
Гражданнар оборонасы сигналлары " Игътибар! Барыгызга!" кисәтү сигналлары бирү белән җиткерелә, ул сиреналар, гудоклар һәм телдән мәгълүматны тавышлы элемтә аша хәбәр итүне дә күздә тота.
Шул ук вакытта телевизорны, радиоалгычлар, радиотрансляцияле репродуктларны кабызырга һәм санап кителгән сигналлар яки гадәттән тыш хәлләрдә эш итү турында мәгълүматларны тыңларга кирәк.
"Һава тревогасы" сигналы буенча:
1.Ут, газ, суны, җылыту приборларын сүндерергә.
2.Документларны алырга.
3. Тәрәзәләрне яхшылап ябарга.
4.Ныгытылган саклану корылмасына яки гади яшеренү урынына барырга.
"Химик хәвеф" сигналы буенча:
1.Ут,газ, су, җылыту приборларын сүндерергә.
2.Документларны алырга.
3.Тәрәзәләрне яхшылап ябарга, суыру җайланмасын сүндерергә, бинаны герметиклауны тәэмин итәргә.
4.Индивидуаль саклану чараларыннан файдаланырга (булганда), герметик ябылган бинада калырга яки ныгытылган саклану корылмасында яшеренергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев