Хезмәт хакын түләмәү мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне
Гражданнар хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре - Россия Федерациясе Тикшерү Комитеты органнары эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. 2018 елның 20 февралендә 9-12 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Россия ТК идарәсенең бөтен территориаль тикшерү бүлекләрендә хезмәт хакын һәм башка түләүләрне вакытында түләмәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителә. Кабул итү тикшерү органнары урнашкан...
Гражданнар хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре - Россия Федерациясе Тикшерү Комитеты органнары эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе.
2018 елның 20 февралендә 9-12 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Россия ТК идарәсенең бөтен территориаль тикшерү бүлекләрендә хезмәт хакын һәм башка түләүләрне вакытында түләмәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителә. Кабул итү тикшерү органнары урнашкан бүлекләр җитәкчеләре тарафыннан уздырыла.
Бөтен мөрәҗәгатьләр буенча төрле яктан, гадел тикшерү закон тарафыннан билгеләнгән вакытта оештыралачак.
Территориаль бүлекләр, ә шулай ук тикшерү идарәсе аппараты телефоннары буенча кабул ителү өчен язылу: 221-74-57, 221-74-14, 221-75-27.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев