Хезмәт вазифасын үтәп түгел, йөрәк кушуы буенча булыша
Бервакыт мин бер очрак шаһиты булдым һәм ачык йөрәкле кеше - Айгөл Гыйниятова турында сөйлисем килде. Ул "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Хезмәт вазифасы буенча үзәк хезмәт күрсәтә торган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Әмма әлеге коры "хезмәт вазифасы буенча" сүзе сөйкемле Айгөл Әнвәр кызына берничек тә туры...
Бервакыт мин бер очрак шаһиты булдым һәм ачык йөрәкле кеше - Айгөл Гыйниятова турында сөйлисем килде.
Ул "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Хезмәт вазифасы буенча үзәк хезмәт күрсәтә торган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Әмма әлеге коры "хезмәт вазифасы буенча" сүзе сөйкемле Айгөл Әнвәр кызына берничек тә туры килми. Пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янына килгәндә Айгөл искиткеч сизгерлек күрсәтә. Үзе тиеш булганны гына эшләми. Һәркемгә үзе өчен иң якын кешегә караган кебек карый. Нинди дә булса документлар җыю өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтә. Үз карамагындагының квартирында якты һәм уңай булсын өчен үз люстрасын да бирергә мөмкин.
Әгәр кешегә кыен икән, беркайчан да янәшәдән үтеп китмәс. Без ничектер аның белән Лаеш буйлап бара идек. Бер йорт янында тугыз яшьләр тирәсендәге кызчыкны күрдек. Ул туңып-өшеп капка янында басып тора. Яныннан битараф төстә кешеләр һәм машиналар үтеп китә. Айгөл машинасын туктатты, салоннан чыкты, кыздан сораштыра башлады, аннан соң аны машинага утыртты да үзләренә алып кайтып китте, чәй эчертте һәм өенә озатып куйды. Кызның әти-әниләре Казанга киткән булып чыкты. Ә ачкычы булган апасы әле мәктәптән кайтып җитмәгән. Шулай итеп Алена (кызны шулай атыйк) салкында ачкычы булган кемнең дә булса өйгә кайтуын көтеп торган.
Бу гамәле Айгөл Әнвәр кызын бик яхшы характерлый. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә битараф кешеләр булмый. Алар кешеләргә йөрәк һәм күңел кушуы буенча булышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев