Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Хәтер һәм кайгы көне

Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына ерткычларча басып керүе - илебез тарихында фаҗигале дата. Бу көндә, 1941 елның 22 июнендә, тарих агышы үзгәрә. Ул көннән 75 ел вакыт үтте, әмма дошманга каршы көрәштә бар совет халкы батырлыгы һәм геройлыгы ярдәм итә. Район халкы үз якташлары - сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәрен искә...

Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына ерткычларча басып керүе - илебез тарихында фаҗигале дата. Бу көндә, 1941 елның 22 июнендә, тарих агышы үзгәрә.

Ул көннән 75 ел вакыт үтте, әмма дошманга каршы көрәштә бар совет халкы батырлыгы һәм геройлыгы ярдәм итә. Район халкы үз якташлары - сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алу өчен обелисклар янына килде.

Лаешта митинг Җиңү паркында үтте. Һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. Җыелучыларга район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина мөрәҗәгать итте.

-Еллар үткән саен үз тарихи әһәмиятен югалтмаган һәм безнең илебез елъязмасында аерым урын алган даталар бар. Бөек Ватан сугышы совет халкы өчен бик тә зур сынау булды. Безнең бөек һәм җаваплы бурычыбыз геройларыбызны онытмау, аларның батырлыгы, кыюлыклары турында хәтерне саклаудан гыйбарәт, - дип билгеләп үтте Илгизә Нәҗиповна.

Мәңгелек утка чәчәкләр куелды, зәңгәр күккә һәлак булганнарны искә алып ак һава шарлары очты. Безнең искә алырлык нәрсәләребез бар - Лаеш районыннан сугышка 15 мең 422 кеше китә, аларның 11 мең 324 е әйләнеп кайта алмый. Хәзер районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 21 ветеран, 648 тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның 26 тол хатыны яши.

Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район