Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Хуҗабикә колагына Яхшы һәм начар тукымалар

Сатып алган әйбер кәефегезне җибәрмәсен өчен күп кирәкми - этикетканы игътибар белән укырга гына кирәк. Ничектер Интернет аша күлмәккә заказ бирдем - ул миңа бик тә ошады. Төсе, фасоны, бәясе - барысы да канәгатьләндерерлек. Посылканы алгач бик нык кәефем китте. Ул күлмәкне киярлек түгел - шулкадәр нык бөгәрләнә торган. Бу...

Сатып алган әйбер кәефегезне җибәрмәсен өчен күп кирәкми - этикетканы игътибар белән укырга гына кирәк.
Ничектер Интернет аша күлмәккә заказ бирдем - ул миңа бик тә ошады. Төсе, фасоны, бәясе - барысы да канәгатьләндерерлек. Посылканы алгач бик нык кәефем китте. Ул күлмәкне киярлек түгел - шулкадәр нык бөгәрләнә торган. Бу очрактан соң мин эшләнмәнең нинди материалдан тегелүенә игътибар итә башладым. Бөтен Интернетны карап чыктым һәм үзем өчен үзенчәлекле инструкция төзедем. Газета укучыларыбызга да кызыклы булыр дип уйлыйм.
Акрил - бар яктан уңайлы һәм кыйммәт булмаган материал, яхшы җылыта (әмма йоннан начаррак). Аны карап тору җиңел, тиз тузмый, аз бөгәрләнә һәм формасын саклый; җиңеллеге белән аерылып тора һәм чагыштырмача йомшак. Еш кына натураль йон белән кушыла. Гомумән алганда, яхшы бюджет материалы. Төп җитешсезлекләре: шактый нык электрлаша, анда шулай аталучы "шарчык"лар ("катышки") барлыкка килергә мөмкин.
Вискоза - костюмнар, чалбарлар, джемперлар һәм башкалар җитештерү өчен кулланыла торган материал. Очсыз һәм иң мөһиме, дым сеңдерүчән. Вискоза кулга йомшак, җиңелчә ялтырый, электрлашмый. Җылылык саклау үзлекләре - уртача; тирегә яхшы тәэсир итә. Җитешсезлекләре: шактый җиңел бөгәрләнә, таушала, юешләнүне начар кичерә. Гадәттә вискозаны башка материаллар белән бергә кулланалар, мәсәлән, акрил яки полиэстер белән. Сирәк кенә тулысынча вискозадан эшләнгән киемнәр дә очратырга була.
Полиэстер - түбән бәясе белән аерылып торучы материал. Аннан эшләнгән кием, кагыйдә буларак, шактый очсызлы күренә. Тукыманың плюслары: бөгәрләнми, аны карау җиңел, чыдамлы һәм тиз тузмый, сузылмый һәм утырмый.
Минуслары: полиэстер мамык кебек йомшак түгел (кайчак каты да була ала); электрлаша, үзенең тышкы күренешен тиз югалтырга, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Полиэстерның һава үткәрүчәнлеге түбән һәм дымны начар сеңдерә, шуңа күрә аннан тегелгән киемне эсседә кияргә киңәш ителми.
Полиэстерның төрле төрләре бар, аларның кайберләре ниндидер өстенлекләргә ия. Әгәр составында бары тик "полиэстер" дип кенә язылган икән, димәк, бу аның иң очсыз һәм гади варианты. Әмма кыйммәтрәк төрләре дә очрый.
Саплекс - полиэстерның югары сыйфатлы төре, йомшаклыгы һәм чагыштырмача яхшы һава үткәрүчәнлеге белән аерылып тора.
Микрофибра - эластиклыгы, йомшаклыгы һәм җиңеллеге белән аерыла; җылыны яхшы саклый, дым сеңдерә. Аны карап тору җиңел, яхшы юыла һәм тиз кибә. Яхшы вариант. Исегездә тотыгыз: микрофибрадан тегелгән киемне үтүкләргә киңәш ителми.
Эластан - киемгә сыгылмалык һәм эластиклык бирүче синтетик материал. Эластан кушылган кием формасын яхшырак саклый, бөгәрләнми диярлек, тәнгә яхшырак сылана, шулай ук бик җайлы. Гадәттә эластан зур булмаган күләмдә - эшләнмә составының 2-3%ы күләмендә файдаланыла. Аннан куркырга кирәкми, ул, киресенчә, кием үзлекләрен яхшырта. Эластан кушылган тукыманы еш кына "стрейч" дип атыйлар, мәсәлән, "йон-стрейч" яки "деним-стрейч".
Лайкра асылда шул ук эластан; ул шактый кыйммәт, әмма бик сыйфатлы санала.
ПАН-сүсләрне "ясалма йон" дип атыйлар. Уңмаучанлыгы югары, шактый нык тукыма, чагыштырмача яхшы сузыла (22-35%ка). Аннан тегелгән эшләнмәләр юганнан соң формасын саклый. Җылылык саклавы югары һәм атом-төш нурланышына нык каршы тора. Аннан ясалган эшләнмәләр тиз чистара. Көя һәм микроорганизмнар аңа зыян китерми.
ПАН-сүсләрнең җитешсезлекләре:
Дым сеңдерми диярлек, шактый каты, электрлаша. Ышкылып тузуга каршы ныклыгы буенча полиамид һәм полиэфир сүсләрдән калыша.
Полиамид - һава үткәрә, тиз кибә, аз бөгәрләнә. Полиамид әйберләр үзләренең беренчел товар күренешен шактый озак саклый.
Нәтиҗәләр
Яхшы синтетик материалларга акрил, вискоза, саплекс, флис, микрофибра һәм эластанны кертергә мөмкин.
Һичшиксез, эластан кушылган джинсы иң яхшы вариант: эластан аны уңайлырак, җайлырак итә. Полиэстер кушылган (составның 30%на кадәр) күлмәкләр һәм блузкалар да кулай: алар мамык эшләнмәләр кебек бөгәрләнми һәм аларны үтүкләү шактый җиңел.
Начар материалларга полиэстерның очсызлы төрләрен кертәбез. Нейлон каядыр урталыкта тора. Нинди генә очракта да тулысынча синтетикадан эшләнгән кием сатып алырга кирәкми (мөгаен, сыйфатлы спорт киеме, курткалар һәм колготкалар чыгарылма буладыр).
Әгәр бюджетыгыз чикләнгән икән, катнаш вариантларга (50% акрил һәм 50% йон, 20% полиэстер һәм 80% мамык, 35% вискоза һәм 65% мамык һәм башкалар) өстенлек бирү яхшырак. Әгәр сез тулысынча натураль кием сатып ала аласыз һәм аны карап тотарга күбрәк вакыт сарыф итәргә әзер икән - иң яхшысы шулай эшләгез, эластин кушылган булса да ярый.
Әгәр сезгә бар яктан уңайлы һәм кулай кием кирәк икән -микрофибра, вискоза, акрил, флистан тегелгәнне сайлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев