Игътибар: өйрәнү тревогасы!
Газетабыз 16 апрельдән 20сенә кадәр Лаеш районында команда-штаб өйрәнүләре үтәчәге турында язган иде инде. Аларның максаты - хәрби бәхәсләр, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдән гыйбарәт. Видеоинтервьюны газета сайтының "Иминлек" рубрикасында карагыз (17.04.2018). Без ТР МЧСының Лаеш районы буенча гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге әйдәүче...
Газетабыз 16 апрельдән 20сенә кадәр Лаеш районында команда-штаб өйрәнүләре үтәчәге турында язган иде инде. Аларның максаты - хәрби бәхәсләр, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдән гыйбарәт.
Видеоинтервьюны газета сайтының "Иминлек" рубрикасында карагыз (17.04.2018).
Без ТР МЧСының Лаеш районы буенча гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге әйдәүче киңәшчесе Николай Сливков белән өйрәнүләрнең ничек үтүе хакында сөйләшәбез.
Николай Михайлович, мондый өйрәнүләр нигә кирәк соң?
-Гражданнар оборонасы - Россия территориясендә халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне хәрби бәхәсләр вакытында була торган куркынычлардан, табигый һәм техноген бәла-казалардан саклау буенча чаралар системасы ул. Хәзерге этапта түбәндәге гадәттән тыш хәлләр зур куркыныч тудыра: янгыннар, шартлаулар, биналар җимерелү һәм башкалар. Без нинди гадәттән тыш хәлләр булырга мөмкинлеген һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча нинди чаралар күрелергә тиешлеген планлаштырабыз. Тыныч чорда ГО системасы барлык хезмәтләрнең теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзерлеген күздә тота. Моның өчен махсус өйрәнүләр һәм гражданнарны укытулар үткәрелә. "Кама ягы" битләрендә "һава тревогасы", "химик хәвеф", "радиация куркынычы" һәм "катастрофик су басу" сигналлары булганда үзеңне ничек тоту кирәклеген сөйләгән материаллар урнаштырылды.
Өйрәнүләрнең масштабы нинди?
-Өйрәнүләрдә 200дән артык кеше катнаша. Махсус өйрәнү барышында районның эвакуация комиссиясе, тугыз авыл җирлегендә урнашкан, шул исәптән Лаешта, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында, Имәнкискә, Нармонка, Урта Девятово һәм башка эвакуация кабул итү пунктлары эшләячәк. Эвакуация пунктлары әзерлеген МЧС арадашчылары тикшерә.
Лаеш районында гражданнар оборонасының 12 хезмәте төзелгән, шул исәптән транспорт, юл, медицина, коммуналь-техник һәм башкалар. ЭЭМ, РУЭС, Роспотребнадзор һәм башка күп хезмәтләр җәлеп ителә. Хәбәр итү системасы эшләячәк. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча барлык чараларны эшләү зарур. Өйрәнүләрнең максаты - бик аз югалтулар белән районның кеше ресурсларын һәм чит шәһәрләрдән эвакуацияләнгән халыкны саклау. 2015 елда шундый ук өйрәнүләрдә без яхшы эш иттек. Бу юлы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтербез дип өметләнәм.
Булачак өйрәнүләр районда яшәүчеләргә кагыламы, мәсәлән, машина йөртүчеләргә?
-Машина йөртүчеләргә куркыр урын юк: юллар ябылмый. Районда яшәүчеләргә килгәндә исә, һәр кеше ГО сигналлары буенча нишләргә кирәклеген белергә тиеш. Исегезгә төшерәм, тревога булганда телевизор, радионы кабызыгыз, интернетка кереп булган хәл турында хәбәрне һәм нишләргә кирәклеген тыңлагыз. Күршеләрегезне кисәтегез һәм кирәк булса авыруларга һәм картларга урамга чыгарга ярдәм итегез. Ут, газ, җылыту приборлары сүндерегез, суны ябыгыз. Индивидуаль саклану чараларын, документларыгызны, кирәкле әйберләрегезне, запас азык һәи су алыгыз. Тиз арада саклану корылмасына барыгыз яки шул урында яшеренегез. Гражданнар оборонасы хәбәрләренә игътибарлы булыгыз.
Шушы көннәрдә тревога сигналы - сирена ишетсәгез, сабыр булыгыз һәм тәртип саклагыз. Бу өйрәнү тревогасы. Шулай да телевизорыгызны кабызыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев