Имин каникуллар
Утыз беренче октябрьдән көзге каникул башлана. Бу мәктәп укучыларының буш вакыты күбрәйгән, ә аларны контрольдә тоту кимегән вакыт. Каникуллар файдалы һәм күңелсез вакыйгаларсыз үтсен өчен балаларга куркынычсызлык техникасының элементар таләпләрен һәм юлларда һәм ачык сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртү зарур. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның уен өчен урынсыз булуын...
Утыз беренче октябрьдән көзге каникул башлана. Бу мәктәп укучыларының буш вакыты күбрәйгән, ә аларны контрольдә тоту кимегән вакыт.
Каникуллар файдалы һәм күңелсез вакыйгаларсыз үтсен өчен балаларга куркынычсызлык техникасының элементар таләпләрен һәм юлларда һәм ачык сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртү зарур.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның уен өчен урынсыз булуын искәртә. Җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве фаҗигагә китерергә мөмкин. Моннан тыш, бала караңгы төшкәннән соң урамда була икән, яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.
-Салкыннар башлангач ачык сулыклар инде минус 10 градуста ук боз белән каплана. Шуңа күрә ныгымагын юка бозга чыгу катгый тыела, - дип кисәтә РФ МЧСның ТР буенча ГИМС үзәгенең Лаеш инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Роман Демьянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев