Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә 100 ел
Татарстанда ягулык-энергетика комплексында урлау турында беренче зур эш Без җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оешуның йөз еллыгына багышланган материаллар бирүне дәвам итәбез.
90нчы еллар башы. Икътисадның җимерелүе криминалның бар юшкынын өскә чыгарды. Хезмәт хакын вакытында ала алмаудан, дефициттан туйган, көндәлек тормыш баткаклыгыннан чыгу юлын таба алмаган закон буенча яшәгән кешеләр дә җинаять юлына бастылар. Барлык бу проблемалар безнең районны да читләтеп үтмәде.
Амамбай Җантимеров, 90нчы елларда милициянең тикшерү бүлеге начальнигы
Фото шәхси архивтан
Җинаять-хокукый система йомшару, җинаятьчел гамәлләр кылу өлкәсендә законнарның либеральләшүе район территориясендә тотрыклы җинаять төркемнәре формалашуга китерде. Аларның Казан криминаль мохите белән элемтәләре булды һәм алар аеруча каты җинаятьләр кылдылар, мондый масштабтагы җинаятьләр белән Лаеш милициясе хезмәткәрләре беренче тапкыр очраштылар. Вакыты белән мондый эшләрне ачарга әзер дә түгел иделәр. Ә җинаять ысуллары бик тә четерекле булды. Мин шушы хакта сөйлим дә.
1996 елның кара көзендә эчке эшләр бүлеге дежурные хәвефле тавыш белән минем тиз арада Татарстан эчке эшләр министрының беренче урынбасары милиция полковнигы Владимир Федотов белән элемтәгә керүемне сорады.
Владимир Алексеевич хәлләр турында кыскача сорашкач эшкә күчте:
-ТР дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре милициянең Столбище бүлегенә 17 тонна соляркалы бензин ташу машинасын озаттылар. Машина йөртүчене Лаешка озаталар. Олы иптәшләргә булыш һәм нәтиҗәләре турында тәүлекнең теләсә кайсы вакытында миңа хәбәр ит.
Дәүләт куркынычсызлыгы үзәк аппараты хезмәткәрләре эшне аңлаттылар: алар безнең район буенча үткән магистраль нефтьүткәргечтән дизель ягулыгы урлаган җинаять төркемен фаш итү буенча операция үткәргәннәр. Масштабны, җинаятьнең куркыныч булуын искә алып һәм мәгълүматны таратмау өчен булачак операция турында ЭЭМга да, милициянең территориаль бүлегенә дә хәбәр итмәгәннәр.
Тоткарлау вакытында машина йөртүче кәсептәшләренә хәбәр итеп өлгерә, ә алары җиңел машинага утырып качалар. Тоткарланучы буталчык күрсәтмәләр бирә. Операция өзелү алдында, җирле хокук саклаучылар ярдәме кирәк була. Мин кичекмәстән эшләр турында министр урынбасарына хәбәр иттем, туган хәлләр турында эчке эшләр министры генерал Искәндәр Галимҗан улы Галимовка җиткердек. Безнең алга конкрет бурыч куелды: җинаятьне ачарга, эш барышы турында сәгать саен диярлек өскә хәбәр итәргә. Иртәнге өчкә кадәр Лаеш районы җинаятьчеләрне эзләү бүлеге вәкиле Рәис Гатин белән мин машина йөртүчедән сорау алдык. Ул Лаешта яшәүче булып чыкты. Гаиләсен саклауны гарантияләп (ә куркыныч чыннан да бар иде) йөртүче үзенең “акча эшләве” турында сөйләде. Җинаять урынына аны кертмәгәннәр. Ул билгеләнгән урынга бензовоз белән килгән, анда машинаны төркемнең башка катнашучылары алган. Алар торба үткәргечкә тоташып дизель ягулыгы урлаганнар. Бер рейста бензовоз 16 тонна ягулык алып китә. Аннан машина йөртүчегә Казандагы бер АЗСка йөкне итүгә тиешле документлар бирәләр. Җинаятьчеләр йөкнең барып җитүен һәрчак күзәтәләр. Тоткарланучы шундый урлауның 17 очрагы турында сөйләде. Безгә тиз арада үзебезнең опергруппаны формалаштырырга туры килде. Һәр вакыттагыча кемне тапсак шуны алдык. Коралландык һәм сары төстәге иске милиция УАЗигында машина йөртүче белән АЗСка юл алдык. Бензовоз руле артына гади киемнән безнең хезмәткәр утырды. Тэц урамына килеп җиткәндә караңгы иде әле. Бензовозны җинаятьчеләр кебек үк җир астындагы резервуарларга бушату урынына куйдык. Җинаятьчел чылбырның бер буыны булган оператор документларны алды. Безнең үтенеч буенча машина йөртүче салкынны сылтау итеп АЗС эченә керергә сорады. Ә ишек ачылгач безнең опертөркем эчкә үтте.
Ул елларда компьютерлар юк, гади”бэкашкалар” да техник могҗиза иде. Без аларда эшли дә белмибез. АЗСта барысы яңа технология буенча җиһазланган. Оператор барлык язмаларны бетерер һәм җинаять эзләрен яшерер дип курыктык. Шуңа күрә без бик тә гади юл белән эш иттек: АЗСта утны сүндердек. Дизель ягулыгы урлау очракларын раслаучы документларны таптык. Барысы турында министр урынбасарына хәбәр иттек. Тикшерү барышында ачыкланганча, урланган ягулык арзан бәядән җинаятчель төркем контрольлек иткән ягулык салу станциясенә тапшырылган. Аннан соң дизель ягулыгын Казандагы билгеле төзү компаниясенә озатканнар, моның өчен яңа йортлардан квартирлар алганнар. Җинаятьчел чылбырны ачу өчен ТР ЭЭМ каршында оператив-тикшерү төркеме булдырылды, аның составына безнең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре дә керде.
Эшләр тәмамлангач эчке эшләр министры безне коллегалар арасындагы үзара эшчәнлек үрнәге итеп куйды. Җинаятьчеләр кылган гамәлләрнең техноген бәла-казаларга китерүе бар иде, алардан килгән зыянны күз алдына да китереп булмый.
Бу безнең Республикада ягулык-энергетика комплексында шундый масштаблы урлау буенча булган эшләрнең беренчесе иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев