Инвесторлар Александровка җирлеген үз итте
Поселок инфраструктурасын яхшырту буенча күп нәрсә эшләнгән. Җирлек территориясенә ике поселок һәм өч авыл керә. Аның башлыгы Виталий Германов сөйләгәнчә, быел Югары Кармачи авылында яшәүчеләр үтенече буенча Казан-Оренбург трассасында тукталыш павильоны урнаштырылган. Александровка поселогында суэтем башня алыштырылган. Бутыри авылында һәм 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында узган ел гражданнардан җыелган үзара...
Поселок инфраструктурасын яхшырту буенча күп нәрсә эшләнгән.
Җирлек территориясенә ике поселок һәм өч авыл керә. Аның башлыгы Виталий Германов сөйләгәнчә, быел Югары Кармачи авылында яшәүчеләр үтенече буенча Казан-Оренбург трассасында тукталыш павильоны урнаштырылган. Александровка поселогында суэтем башня алыштырылган. Бутыри авылында һәм 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында узган ел гражданнардан җыелган үзара салым акчаларын җәлеп итеп каты көнкүреш калдыклары җыю өчен бункер мәйданчыклары җиһазландырылган.
25 Октябрь исемендәге поселокка якын җирләрдә ике эшмәкәр ел әйләнәсе яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнергә уйлаган. Алар үзләренең ярдәмче хуҗалыкларын булдыра башлаган - инде ике зур теплица урнаштырылган. Инвесторлар үзләренең мини-аграр комплексларын ел башыннан сафка кертергә планлаштыралар.
Поселокның үзендә дә берничә уңай үзгәреш булган. Сентябрьдә балалар капиталь ремонттан соң яңартылган "Солнышко" балалар бакчасына йөри башладылар. Аңа Мәктәп урамы буйлап килү юлын асфальт вагы белән тигезләделәр. Тагын бер күпквартирлы йортка ремонт ясалган. Фасады һәм керү төркемнәре яңартылган. Керү урыннарында стеналар буялган, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куелган.
Поселок зираты коймасының бер өлеше алыштырылган. Бу агымдагы елда җирлектә яшәүчеләрдән җыелган акчаларны да кушып эшләнгән.
Авыл тормышы бер урында тормый: җирлектә яшәүчеләр бер-берсе белән килешеп аны яхшырталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев