Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Ирина Алешина: “Безнең максат – кешеләргә якынрак булу”

Лаеш районындагы РПФ идарәсе 2017 елга йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде. Автор фотосы Узган елга исәп-хисап ясауда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, районның Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре, ТР буенча РПФ бүлеге вәкиле Эльмира Потапова һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты. Төп докладны Лаеш районындагы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина...

Лаеш районындагы РПФ идарәсе 2017 елга йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.

Автор фотосы

Узган елга исәп-хисап ясауда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, районның Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре, ТР буенча РПФ бүлеге вәкиле Эльмира Потапова һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.

Төп докладны Лаеш районындагы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина ясады. Ул билгеләп үткәнчә, идарә эшчәнлеге нигездә халыкка пенсия билгеләү һәм түләү, гражданнарга социаль түләүне тәэмин итү, ана капиталын алу өчен аналарга сертификат бирү, электрон хезмәт күрсәтүне үстерү һәм башка күп бурычлар башкарудан гыйбарәт. РПФ хезмәткәрләренең тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә районда 11800 кеше төрле социаль түләүләрне үз вакытында ала. Пенсияләрне һәм башка түләүләрне тәэмин итү буенча барлык планлаштырган чаралар үтәлде. Узган елда район халкына 1 млд. 864 млн. сум акча бирелде.

Эшләмәүче, яше буенча ялга чыккан пенсионерларның уртача пенсиясе 2017 елда 11641 сум, социаль пенсия 8157 сум тәшкил итте.

Яшәү минимумыннан аз булган табыш кергән пенсионерлар районда юк.

Күпләр өчен пенсия гаилә кеременең иң зур өлешен тәшкил итә. Аны түземсезләнеп көтәләр, һәр айда һәм һәр йортта сөенеп алалар. Агымдагы елның 1 январыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 3,7% артты. Ә 1 февральдән федераль льготалары булучыларга түләү 2,5% өстәлде.

Пенсия фонды каршында торган төп бурычларның берсе ана (гаилә) капиталы дәүләт программасын тормышка ашыру, чөнки ул бала үстерүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә зур роль уйный. Ана капиталы турында Дәүләт сертификаты булдыру турында закон эшли башлаганнан бирле районда аны 2337 гаилә алды. 2017 елда - 225.

РПФ идарәсе үзенең электрон хезмәт күрсәтү функциясен актив киңәйтә. 2017 елда гражданинның Шәхси кабинеты функциясе РПФ сайтында шактый киңәйде. Нәтиҗәдә ул РПФ буенча социаль түләнә торган бөтен формаларда кулланыла. Белгечләр халыкка электрон хезмәтләрнең өстенлекләрен аңлаталар һәм ЕСИА да теркәү буенча хезмәт күрсәтәләр. Бу оешмада кабул ителү өчен алдан язылуны халык арасында тарату өчен идарәгә күп көч куярга туры килде.

Безнең белән хезмәттәшлек итүчеләр - кредит оешмалары, "Татарстан почтасы", архив, ЗАГС бүлеге, салым инспекциясе, социаль яклау, белем бирү оешмалары һәм район страховкалау филиаллары белән аралашуның электрон ысулы җайга салынды.

2017 елда Габишев авыл җирлеге пенсионерлары компьютерга өйрәнү курсын узды, ә Сокурыда картлар, карчыклар да моңа кушылды.

Халык арасында аңлату эшләде дәвам итә. Мәсәлән, районның барлык мәктәпләрендә пенсия буенча белем бирү дәресләре, технико-экономика техникумы студентлары ачык ишекләр көне уздырылды. Халыкка таратыла торган материаллар (брошюралар, буклетлар, мәгълүмат кәгазьләре) киң файдаланыла. Клиентларга хезмәт күрсәтү бүлмәсендә мәгълүмат язмалар карау оештырылды. Хезмәт коллективлары белән очрашулар оештырабыз, страховкалаучылар белән семинарлар булып тора.

- Безнең максат-кешеләргә якынрак булу, - дип билгеләп үтте Ирина Алешина.

ТР буенча РПФ бүлеге вәкиле Эльмира Потапова үз чыгышында Лаеш РПФ идарәсенең яхшы эшләвен, киләчәктә перспективалы булуын билгеләп үтте. Биредә үз һөнәрләре осталары эшли, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район