Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ирле-хатынлы Сәлимовлар алтын туйларын бәйрәм иттеләр

​​​​​​​Сиңгелдә яшәүче Мәйсәрә һәм Җәүдәт Сәлимовлар озак еллар бергә гомер итәләр.

Менә ярты гасыр инде алар кулга кул тотынып, шатлык һәм кайгыларны уртаклашып тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

Аларны күп нәрсәләр берләштерә: икесе дә Сиңгелдә туган һәм үскән, бер мәктәптә укыганнар, икесе дә хезмәтне сөяләр. Мәктәпне тәмамлагач икесе дә бераз Казанда эшлиләр, әмма кире туган авылларына кайталар. Яшүсмер чактагы дуслык мәхәббәткә күчә. Гашыйклар өйләнешергә булалар. Гаилә коралар, үз йортларларын булдыралар. Ә аннан соң балалар туа. Әтиләре “Комсомол” совхозында электромонтер , әниләре дә шунда сыер савучы булып эшли. Иртән караңгыда фермага китә – сыерлар кайгыртуны ярата. Әмма өй дә игътибар үзәгендә кала. Мәйсәрә апа барысына өлгерә – аны әти-әнисе эшкә өйрәтеп үстерәләр. Ул үз балаларын да кечкенәдән хезмәткә өйрәтә.

Алар тормышында шатлыклы, бәхетле чаклар да була. Кайгы ике мәртәбә алар өенә дә керә: ирле-хатынлы Сәлимовлар ике улларын җирлиләр.  Үзара татулык, таяныч бу авыр кайгыны кичерергә, сыгылмаска булыша.

Сәлимовларның икесенең дә хезмәт стажлары 40 елдан артык. Хәзер алар лаеклы ялда, әмма бакчаларында элеккечә мәш киләләр. Помидор, кыяр, бәрәңге, җиләк үстерәләр. Хуҗабикә чәчәкләр ярата – аларны бакчасында күпләп үстерә. Тагын бер яраткан шөгыле – бәйләү. Мәйсәрәнең оста куллары бәйләгән бияләйләр, оекбашлар һәм свитерларны күпләр кия. Көз көннәрендә ул кәрзиннәрне тутырып гөмбә җыяю

-Әни гөмбәле урыннарны белә, әмма алар турында бер кемгә дә әйтми, - дип сөйли аның улы Рәдиф Сәлимов. – Әти әнигә һәр эшендә ярдәм итә. Ә әти үзе балык тотарга ярата. Ел әйләнәсе велосипедта йөри, ә бит аңа 71 яшь. Җәүдәт белән Мәйсәрәне тагын бер мавыгу берләштерә – ул театр. Мөмкинлек булганда алар Казанга спектакльләргә һәм концертларга баралар.

22 октябрьдә аларны алтын туйлары белән котладылар. Туганнары һәм якыннары алар адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр.

-Минем әти-әнием искиткеч балалар тәрбияләделәр, оныкларын һәм оныкчыкларын карыйлар һәм үз үрнәкләре белән ярату һәм үзара хөрмәтне күрсәтәләр. Мин аларны яратам һәм хөрмәт итәм,-  диде сүзне йомгаклап Рәдиф Сәлимов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев