Иван Павлов: «Авыл күз яшьләреннән айнымады.»
Иван Степанович сугыш чорына туры килгән балачагын искә ала.
Мин Мирәтәк авылында сугышка кадәр тудым. Биш яшемдә әтисез калдым. Əтиемнең үлемен бик авыр кичердек, аеруча әни. Берничә елдан ул икенче тапкыр иргә чыкты. Гаилә ишәя башлады. Бер заман 11 кешегә җитте. Барыбыз да 25 кв.метрлы өйдә яшәдек. Ул елларда бөтен кеше дә шундый шартларда көн күрде.
1941 елның җәйге бер көнендә сугыш башлануы турында хәбәр килде. Миңа 11 яшь бара иде. Бөтен ирләрдә сугышка китте. Картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Авыл күз яшеннән айнымады.
Мин дүрт сыйныфны тәмамладым. Уку кайгысы юк- гел ашыйсы килеп тора. Мирәтәктә бодай үскән бер иңкүлек җир бар иде. Шул бодай арасында узган елдан калган бәрәңге үсеп чыккан. Без малайлар белән аны казып, өйгә алып кайта идек. Өйдә үз бәрәңгебез юк. Кызыл балчыклы бакчада ул үсми дә.
Иртә яздан, үлән тишелеп чыга башлауга, яшәү дәрте арта. «Пеструшка» исемле үлән бик тәмле, рәхәтләнеп ашыйбыз. Җиләк өлгерә башлауга исән калачагыбызга өмет арта. Җиләк үләннән тәмлерәк тә, туклыклырак та.
Əни куян фермасында эшләде. Ə без укытучы апа белән басуга башак җыярга йөредек. Ə көзен көлтә ташып өйдек. Үсә төшкәч төннәрен ат сакларга йөри башладым. Ул елларда бүреләр күп иде, алардан куркып төннәр узды, кулда мылтык булса да. Җәй бүрәнә әзерләргә йөредек. Алар күпер салу өчен кирәк. Носилка белән чокырларны күмәр өчен вак таш ташыдык.
Бик авыр яшәдек. Кияргә өс киеме,аяк киеме юк. Тугыз балага бер пар калош бар иде. Чиратлашып шуны кидек. Кышын урамда -40 градус салкын,ә миндә бер кат кыска ыштан. Əнинең иске фуфайкасын билемнән бау белән бәйлим дә колхоз өчен утын кисәргә китәм.
Алай да сыер белән сарыкларны саклый алдык. Сыер үлгәннән соң аны ничек авыр кичерүебез әле дә хәтердә. Безнең бердәнбер туйдыручыбыз ул иде бит! Сарык бәрәннәрен иткә суйдык, шул коткарды үлемнән.
Тормышымда иң бәхетле көн-Җиңү көне. Ул көнне апа белән дуңгыз көтә идек. Бер заман ишгетәбез: авылда кемдер гармун уйный. «Вася,йөгер тизрәк ,анда ни булган?» ди апам. Мин йөгереп авылга кайтып керсәм…кешеләр өстәл әзерли ,кемдер елый, кемдер җырлый-сугыш тәмамланган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев