Кар малае урман серләре турында сөйләде
Фәридә Мортазина фотосы Урманга сәяхәт файдалы булсын Укучыларны тирә-юнь мөхитне сакларга өйрәтү - Лаеш төбәге музеенда төп юнәлешләрнең берсе. Укучыларны төрле файдалы мәгълүмат белән баету өчен аның хезмәтчәннәре төрле алымнар куллана. Балалар музейда шөгыльләнеп кенә калмый, ә мәктәпләргә баралар. Мәсәлән, 8 февральдә 1-Лаеш гимназиясе укучылары йчен "Урман серләре" дигән чара...
Фәридә Мортазина фотосы
Урманга сәяхәт файдалы булсын
Укучыларны тирә-юнь мөхитне сакларга өйрәтү - Лаеш төбәге музеенда төп юнәлешләрнең берсе. Укучыларны төрле файдалы мәгълүмат белән баету өчен аның хезмәтчәннәре төрле алымнар куллана. Балалар музейда шөгыльләнеп кенә калмый, ә мәктәпләргә баралар. Мәсәлән, 8 февральдә 1-Лаеш гимназиясе укучылары йчен "Урман серләре" дигән чара урманга чыгып уздырылды.
- Алар "Кар малаен" алып, әкияткә сәяхәт итәр өчен кышкы урманга барды, - дип сөйли Фәридә Мортазина. - Анда урман серләрен аңларга тырыштылар. Бездә кышлаучы кошлар, хайваннар белән таныштылар, викториналарда катнаштылар. Алар табигать турында әкият тыңлады, а соңыннан урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен исләренә кабат төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев