Казанлылар Лаеш продуктларын бик теләп сатып алалар
Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Лаеш районы продукциясенә сорау зур булды. Казанның Чехов базарында безнең җитештерүчеләрнең иң яхшы товарлары: йомырка, балык, яшелчәләр, ит тәкъдим ителде. Бар продуктлар натураль, Татарстан аграрийлары: "Яратель" кошчылык фабрикасы, Лаеш икмәк заводы, "Атабай" агрофирмасы һәм башка әйдәүче предприятиеләр көче белән үстерелгән һәм әзерләнгән. Республика башкаласында яшәүчеләрне кулай...
Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Лаеш районы продукциясенә сорау зур булды.
Казанның Чехов базарында безнең җитештерүчеләрнең иң яхшы товарлары: йомырка, балык, яшелчәләр, ит тәкъдим ителде. Бар продуктлар натураль, Татарстан аграрийлары: "Яратель" кошчылык фабрикасы, Лаеш икмәк заводы, "Атабай" агрофирмасы һәм башка әйдәүче предприятиеләр көче белән үстерелгән һәм әзерләнгән. Республика башкаласында яшәүчеләрне кулай бәяләр җәлеп итте: мәсәлән, бер дистә йомырка 45 сумнан 55 сумга кадәр тора. Кибетләрдә алар кимендә өчтән бер өлешкә кыйммәтрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев