Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Кешеләргә ярдәм итү бизнеска комачауламый

Безнең заманда, кешеләрчә мөнәсәбәтләр кайчак товар-акча мөнәсәбәтләре белән алышынганда, аның өчен акча мөһим, ләкин төп рольне уйнамый торган яшь кешене очрату аеруча күңелле. Роман Борзунин - шәхси эшмәкәр, әтисенең җиңел кулы белән ул бизнеста инде ун еллап. -Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Шул исәптән, кешеләргә карата әдәплелеккә дә, - ди...

Безнең заманда, кешеләрчә мөнәсәбәтләр кайчак товар-акча мөнәсәбәтләре белән алышынганда, аның өчен акча мөһим, ләкин төп рольне уйнамый торган яшь кешене очрату аеруча күңелле.

Роман Борзунин - шәхси эшмәкәр, әтисенең җиңел кулы белән ул бизнеста инде ун еллап.

-Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Шул исәптән, кешеләргә карата әдәплелеккә дә, - ди яшь бизнесмен. - Шуңа күрә минем өчен иганә ярдәме күрсәтү - гадәти вакыйга.

Роман бу сүзләрне бик гади итеп, кыланмыйча, рияланмыйча әйтә. Үзенең зур булмаган предприятиесен күрсәтә, планнары белән уртаклаша. Ул җитештерүенең киләчәге булуга ышана, өстәвенә район хакимияте аңа ярдәм кулы суза.

-Элекке башлык вакытында үземнең зур булмаган предприятиемне ачу өчен җир ала алмадым. Михаил Афанасьев килү белән эш урыныннан кузгалды, - дип искә ала Роман. - Ул мине кабул итте, бизнес-планны карады һәм хуплады. Хәзер эш җайланды.

Яшь эшмәкәр акчаны саный да, аңа бәяне дә белә. Аз тәэмин ителгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга торуы шуның белән кыйммәт тә. Мәсәлән, әле күптән түгел генә 25 Октябрь исемендәге поселокта яшәүче күп балалы гаиләгә су чокыры өчен тимербетон боҗралар бүлеп биргән.

Романга карап ирексездән россияле завод хуҗаларын һәм сәүдәгәрләрне искә аласың, чөнки алар өчен меценатлык эшмәкәрлекнең мәҗбүри бер өлеше булган, һәм нәтиҗә ясыйсың: россиялеләрнең иң яхшы традицияләре исән һәм алга таба үстерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район предпринимательство