Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Китаплар укысаң –БДИны тапшырасың

2009 елда Бердәм дәүләт имтиханнары кертелде һәм бу барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга булды. Никита Майоров, Лаешның 1 нче гимназиясе 10 сыйныф укучысы. Һәр югары сыйныф укучысы БДИга җентекләп әзерләнә. Әмма аның нәтиҗәләренә белем бирү учреждениеләре генә йогынты ясамый - үзлегеңнән әзерләнү үз җимешләрен бирә. Һәм монда китаплар...

2009 елда Бердәм дәүләт имтиханнары кертелде һәм бу барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга булды.

Никита Майоров, Лаешның 1 нче гимназиясе 10 сыйныф укучысы.

Һәр югары сыйныф укучысы БДИга җентекләп әзерләнә. Әмма аның нәтиҗәләренә белем бирү учреждениеләре генә йогынты ясамый - үзлегеңнән әзерләнү үз җимешләрен бирә. Һәм монда китаплар зур әһәмияткә ия.

Минем карашымча, соңгы вакытта китаплар популяр түгел, ә киресенчә алар белән кызыксыну сүнә бара. Әмма бит әдәбият - ул үзлегеннән үсү.

Кайбер әсәрләрне укыгач әйләнә-тирә мохиткә карашың тулысынча үзгәрергә мөмкин.

Ә югары сыйныф укучыларын нинди әсәрләр җәлеп итә? Бу сорауга Лаешның 1 нче гимназиясе 10 сыйныф укучысы Дина Гальцова җавап бирде:

-Мин заманча әсәрләр укыйм, аларда минем өчен кызык булган проблемалар ачык бирелә. Бу миңа туры килә. БДИга безне мәктәптә бик яхшы әзерлиләр, ә өйдә мин вариантларны мөстәкыйль төстә чишәргә тырышам.

Китаплар укучы кешенең сүз запасын арттыра. Шулай ук иншаларны яхшырак язарга һәм рус теленнән имтиханда күбрәк аргументлар китерергә ярдәм итәләр. М.Горький әйткәнчә, китап кешелек тарафыннан киләчәк бәхет һәм бөеклек юлында тудырылган могҗизаларның иң катлаулысы һәи иң бөеге.

Никита Майоров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район дебют