Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш интернат мәктәбе алтын юбилеен бәйрәм итте

Республика өчен мөһим булган бу мәгариф учреждениесе ярты гасыр элек ачылган.

Юбилейга багышланган тантаналы чара район мәдәният йортында булды. Фойеда интернатта тәрбияләнүчеләр ясаган әйберләр күргәзмәсе урнашкан. Анда уенчыклар, өйләр, агачлар, аларны агачтан һәм кәгазьдән, бисердан күз явын алырлык итеп ясаганнар. Заманча материал – фоамираннан ясалган чәчәкләрдән хуш ис бөркелә, әйтерсең тереләр. Шүрлекләрдә укучылар һәм укытучыларның күп санлы грамоталары һәм дипломнары урын алган. Янәшәдәге стендларда интернат-мәктәпне тәмамлаучылар эшләгән Алабуга, Әлмәт һәм Чистай предприятиеләре продукцияләре куелган. Тантанага укучылар, укытучылар, мәктәпне тәмамлаучылар – бу истәлекле вакыйгага бәйле бар кеше килгән. Алар арасында – шагыйрь, Россия язучылар берлеге әгъзасы Леонид Смелков, республиканың начар күрүчеләр һәм сукырлар  китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев һәм башкалар бар иде.

Җылы сүзләрдән һәм теләкләрдән торган котлаулар күп яңгырады. Укытучыларга һәм хезмәткәрләргә, ветераннарга, хәйриячеләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова чыгышы үзенчәлекле булды. Ул үзләрендә тәрбияләнүчеләр күңелләренә ачкыч  тапкан коллективның четерекле эшенә рәхмәт белдерде. Татьяна Петровна интернат-мәктәп коллективы тырышлыгы һәр балага үз иҗат эзен, тормышта үз урыныңны табу мөмкинлеге бирә, дип әйтеп китте. Эш нәтиҗәләре күз алдында: укучылар арасында төрле дәрәҗә олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр күп.

ВОСның төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин мәктәпнең беренче елларда эше җиңел булмавын искә төшерде. Аның хезмәткәрләре балалар күңелен, аеруча нечкә күңелне тоя белүчеләр, аңлаучылар да. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе төрле өлкәләрдә искиткеч белгечләргә әйләнгәннәр, бар Россия буйлап таралганнар. Владимир Алексеевич мәктәп эше башында торган ветераннарга, шулай ук гореф-гадәтләрне уңышлы саклаган хәзерге алмашка рәхмәтләрен җиткерде. Бала чакта нәкъ менә монда ул интернат хезмәткәрләренең күңел җылысын һәм яхшылыкларын тойган. Монда уку аңа һөнәр сайлауда ярдәм иткән. Бер фәннән күрү буенча инвалид укыта башлагач, Владимир үзенең эшли алачагын һәм җәмгыятькә файдалы булачагын аңлый. Ул математика укытучысы булырга карар итә.

Сәхнәгә Татьяна Камбарова чыккач зал алкышларга күмелде. Ул озак еллар директор вазифасын башкарганда мәктәптә булган төп вакыйгалар һәм аның казанышлары турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, мәктәп “Уңайлы мохит” программасының заманча таләпләренә туры китерелгән. Иганәчеләр ярдәме белән интернат территориясендә теплица урнаштырылган, анда мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр үстерәләр. Мәктәп яны территориясе чәчәк түтәлләре бар Лаешка билгеле. Мәктәп өч ел рәттән “Иң яхшы мәгариф коррекция учреждениесе” Бөтенроссия конкурсы лауреаты дипломнары белән бүләкләнгән. Сукырларның Европа берлеге “Европейское брайлевское эссе”- 2015 конкурсының төп призы алар өчен зур горурлык, анда Россия алты ел катнашып беренче алган бүләк. Татьяна Николаевна даими ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә, ТР мәгариф һәм фән министрлыгына, хезмәткәрләргә, мәктәпне тәмамлаучыларга, иганәчеләргә рәхмәт әйтте.

Концерт программасында катнашучылар искиткеч осталык күрсәттеләр. Аларның барысы үзәкләргә үткәреп җырладылар, ут чыгарып биеделәр. Тамашачылар һәр чыгышны алкышладылар. Залда үзара аңлашу, күңел җылысы хөкем сөрде. Дөньяны үзләренчә кабул иткән кешеләр белән аралашудан күңел булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы