Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш мәктәп-интернаты бөтен Татарстаннан кунаклар кабул итте

Анда коррекция мәктәпләренең Республика киңәшмәсе булды. Темасы: Гарип балаларның һәм сәламәтлеге чикләнгән балаларның һөнәри юнәлеш алу нәтиҗәлелеген үстерү". Автор фотосы Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин, шул ук министрлыкның идарә начальнигы Тамара Федорова, район башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова һәм башка рәсми затлар катнашты. Лаеш мәктәп-интернаты директоры...

Анда коррекция мәктәпләренең Республика киңәшмәсе булды. Темасы: Гарип балаларның һәм сәламәтлеге чикләнгән балаларның һөнәри юнәлеш алу нәтиҗәлелеген үстерү".

Автор фотосы

Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин, шул ук министрлыкның идарә начальнигы Тамара Федорова, район башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Лаеш мәктәп-интернаты директоры Венера Дәүлиева зур эчтәлекле докладында сәламәтлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү эшен анализлады. Педагогларның төп бурычы күзләре начар күрүче балаларда нык характер тәрбияләү, аларны җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, һөнәр сайларга өйрәтү. Моның өчен компьютер тифлотехнология актив кулланыла. Махсус аппаратлар һәм программа чаралары күрмәүче һәм начар күрүче балаларга компьютер техникасын үзләштерергә ярдәм итә. Мәктәп остаханәләрендәге дәресләр, предприятиеләргә һәм уку йортларына экскурсияләр, түгәрәкләр, төрледән-төрле күргәзмәләр-болар барысы да биредә тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш алырга булышалар. "Мөстәкыйль идарә итү көннәре" биредә традициягә әверелгән. Бу чараларда яшүсмерләр пешекче, урам җыештыручы, механик, укытучы, тәрбияче, шәфкать туташы һ.б. һөнәрләр белән танышалар.

Лаеш мәктәп-интернатында музыка мәктәбе филиалы эшли. Аны тәмамлаучы Руслан Журавлев күптән түгел Воронеж мәдәният дәүләт университеты дипломына лаек булды һәм халыкара класслы музыкант дәрәҗәсенә күтәрелде. Мәктәптә декоратив-гамәли сәнгатькә юнәлеш бирү буенча эш системасы формалашты. Мәсәлән, "Бусинка" иҗади остаханә әгъзалары район, республика һәм бөтенроссия күләмендәге конкурста җиңеп чыкканары бар. ТР инвалидларының физкультура һәм спорт оешмасы комитеты ярдәме аркасында мәктәпнең күп тәрбияләнүчеләре турбол, гонбол буенча РФ җыелма командалары әгъзалары. Алар - начар күрүче инвалидлар арасында уздырылган халыкара ярышларда катнашу өчен Америкага, Кипрга, Испаниягә, Австриягә, Венгриягә бардылар. Республикадагы һәм Россиядәге ярышларда катнашып, соңгы биш елда 58 алтын, 76 көмеш, 44 бронза медаль яуладылар. Паралимпия спорт төрләре буенча Россиянең 4 спорт остасы һәм 12 осталыкка кандидат хәзерләнде.

Мәктәп-интернат 2017 елда "Лаеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" белән килешү төзеде. Бу укучыларга район предприятиеләрендә булу мөмкинлеге бирә. Венера Әхмәт кызы әйтүенчә, һөнәри юнәлеш бирүдә иң файдалы юнәлеш булып компьютерда эшләү курслары, "Кием тегәргә өйрәтү" курслары исәпләнә. Укуны тәмамланганнан соң массаж ясау сертификаты бирү максатында массаж мәктәбе ачылычак.

Төп докладтан тыш берничә кызыклы чыгыш булды. Начар күрүче балаларга өстәмә музыкаль белем, компьютерга өйрәнү курслары, бармаклар ярдәмендә русча "сөйләшү" методикасын камилләштерү, укыту программасын яхшырту һ.б. темалар каралды.

Киңәшмәдән соң кунаклар мәктәп остаханәләрен һәм түгәрәкләр эшен карады. Алар бу укыту һәм тәрбия йортында балаларны һөнәри сайларга әзерләү эшенең бик яхшы оештырылуын әйттеләр.

Мәктәп 50 елда 700 якын бала тәрбияләп чыгарган. Аларның күбесе һөнәр осталары: 26-массаж ясаучы, 52-укытучы, 25-юрист, 10-мәдәният хезмәткәре, 28-предприятие җитәкчесе, начар күрүчеләр эшләгән предприятиеләрдә 128 кеше. Хәзерге вакытта югары уку йортларында һәм техникумнарда 30 студент укый.

Һөнәри юнәлеш бирү - комплекслы проблема. Аны хәл итәр өчен гаиләгә, психологларга, педагогларга, медикларга, уку йортларына, предприятиеләренә, мәгълүмат чараларына бергә эшләү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район