Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районы “Үз мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясендә актив катнаша

13 июньдә Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе старт алды. Бу проектның инициаторы республика президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Акция кысаларында предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләргә үзләре укып белем алган мәктәпләргә көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итәләр. Лаеш районында мондый практика бар инде: районның сәнәгать предприятиеләре мәктәпләрне шефка алдылар. Мәсәлән, Столбище мәктәбенә...

13 июньдә Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе старт алды. Бу проектның инициаторы республика президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Акция кысаларында предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләргә үзләре укып белем алган мәктәпләргә көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итәләр.

Лаеш районында мондый практика бар инде: районның сәнәгать предприятиеләре мәктәпләрне шефка алдылар. Мәсәлән, Столбище мәктәбенә "Ферекс"ЧҖҖ җитәкчесе И.Х. Курмаев 500 мең сумлык диодлы яктырткычлар алуда һәм урнаштыруда ярдәм иткән. Ә Нармонка урта мәктәбен тәмамлаучылар мәктәп спорт залын ремонлауда катнашканнар.

Күп кенә элекке укучылар, эшләре тыгыз булуга да карамастан, туган мәктәпләренә булышырга вакыт табалар. Сез эре бизнес хуҗасымы, дәүләт хезмәткәреме яки гади эшчеме, бу мөһим түгел. Үз мәктәбеңә ярдәм күрсәтү, үзең турында, иганәче һәм меценат буларак якты һәм яхшы истәлекләр калдыру һәркемнең көченнән килә.

Үзегез укыган мәктәпкә килегез аның ничек яшәвен белегез һәм аңа ярдәм итегез. Үтәнен белгән һәм хәтерләгән кешенең генә киләчәге бар.

Любовь Харитонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район