Лаеш районының 90 еллыгына
Безнең газета 50 ел элек нәрсә турында язган Лаеш районы оешуга 90 ел тулуны бәйрәм итү хөрмәтенә "Кама ягы", төп елъязмачы буларак, яңа, "Безнең газета нәрсә турында язган..." рубрикасын ача. Анда районыбызның үсеш чорлары турында, күп кенә тарихи вакыйгалар руле артында торган кешеләр, безнең районны данлаган хезмәт кешеләре турында укучыларыбызның...
Безнең газета 50 ел элек нәрсә турында язган
Лаеш районы оешуга 90 ел тулуны бәйрәм итү хөрмәтенә "Кама ягы", төп елъязмачы буларак, яңа, "Безнең газета нәрсә турында язган..." рубрикасын ача. Анда районыбызның үсеш чорлары турында, күп кенә тарихи вакыйгалар руле артында торган кешеләр, безнең районны данлаган хезмәт кешеләре турында укучыларыбызның исенә төшерәчәк материаллар бастырылачак.
"Кама ягы"ның 1966 ел, 25 ноябрь (№140-2966) санын ачабыз. "Клублар һәм авыл мәдәнияте" мәкаләсе районның үзешчән сәнгать смотрына багышланган. Авторы - редактор В.Казаков болай дип яза: "Авыл халкының матди байлыгы елдан-ел арта, таләпләр дә үсә. Мәдәният йортында, кызыл почмакта яки терлекчеләр йортында үзешчән артистлар чыгыш ясаганда биналар тулы була. Әгәр клубларга Татар Сараланыннан М.Яруллина кебек белемле, инициативалы хезмәткәрләр җитәкчелек итә икән, клуб авылдагы тәрбия эшенең терәк пунктына әйләнә". Шул ук мәкаләдә Шуран һәм Кече Елгадагы клуб учреждениеләре эшен кискен тәнкыйтьләү дә яңгырый:
Клуб мөдире колхоз хезмәтчәннәренең яңа бишъеллык планнарын уңышлы үтәү өчен көрәшен көчәйтүгә игьтибар бирми.
Беренче полосаның подвалында "Хуҗалыкларда үзара тикшерү" рубрикасы астында көнүзәк темага "Техника ремонты - һәркемнең эше" материалы урнаштырылган. Ул авторлар коллективы - авыл хуҗалыгы идарәсе инженеры Н.Ермаков, орлык лабораториясенең өлкән лаборанты М.Красных, "Сельхозтехника" бүлеге механигы Н.Грузов һәм редакция хезмәткәре Н.Шурыгин мәкаләсе. Мәкаләдә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча кампаниянең җитешсезлекләре һәм уңай яклары детальләп тикшерелә.
Уң як колонкада районда радио һәм телефон элемтәсе эше турында мәгълүмат урнаштырылган. Ә сул якта "Юбилей елы вахтасында" рубрикасында Сокурыдан депутат, активист Василий Афанасьев эшчәнлеге яктыртыла. Үзенең иҗтимагый эше өчен ул авыл кешеләре ихтирамын казанган. Газетаның терлекчелеккә багышланган битендә "Мишә" совхозы сыер савучысы Сержанова гаиләсе һәм районның товарлыклы-сөтчелек фермалары эше турында сүз бара. Газетаның шул ук санында талантлар конкурсы турында фоторепортаж урнаштырылган. Без артист һәм музыкантларның - Александр Алешин, Иван Косырев, Александр Сорокин һәм башка лаешлыларның балачактан таныш йөзләрен күрәбез. Санны чит илләр яңалыклары һәм "Заря" кинотеатры экранында күрсәтеләчәк кинофильмнарга күзәтү төгәлли.
"Кама ягы"ның 3070тән артык экземпляр тираж белән басылган бер саны Лаеш районы тормышының бар өлкәләрен тулы яктырткан, ул чакта мөһим булган бар нәрсәне, җитәкчелекне нинди проблемалар борчыганлыгын һәм аның игътибар үзәгендә нәрсә булганын күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев