Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районында Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр

​​​​​​​Никольский мәктәбе яшь экологларын ТР экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләре бүләкләде.

Никольскийга тантаналы чарага ТР экология министрлыгы өлкән инспекторы Анна Сәләхова һәм “Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Виталий Шмелев килде. Бәйрәм мәктәп директоры Вероника Толокнова сәламләве белән ачылды. Ул экология буенча рәсемнәр район бәйгесендә катнашучыларга, олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларның җитәкчеләренә  Мактау грамоталары тапшырды. Никольский мәдәният йорты хезмәттәшлек өчен Лаеш районы мәгариф идарәсе Рәхмәтенә лаек булды.

Бүләкләү тантанасыннан соң Вероника Геннадьевна һәм Виталий Юрьевич челтәр аша эш итү турында килешүгә имза куйдылар. Бәйрәм җирле мәдәният йортының “Ивушки” театр түгәрәгенең кече төркеменә йөрүчеләр әзерләгән “Как Иван правду искал” экологик әкиятен күрсәтү белән дәвам итте.

Аннан соң Никольский мәктәбенең икенче сыйныф укучыларын “Эколята” Бөтенроссия балалар экологик хәрәкәте сафларына кабул иттеләр. Хәзер “Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ каршында Никольский мәктәбенең “Яшь эколог” отряды эшли. Балалар яшь эколог анты бирделәр, шигырьләр укыдылар һәм җырлар башкардылар.Олы кунаклар багышлаудан соң икенче сыйныф укучыларына бейджиклар һәм галстуклар тапшырдылар. Анна Сәләхова “эколят”ларны бу хәрәкәткә кушылулары белән беренче булып котлады. ТР экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы исеменнән ул балаларга экология темасына буягычлар бүләк итте, ә мәктәпкә рус һәм татар телләрендә энциклопедияләр тапшырды. Виталий Шмелев та яшь экологларны котлады, ул мәктәпкә биш сыерчык оясы бирде. Ә Вероника Толокнова балаларга иҗат өчен җыелмалар тапшырды.

Чара истәлеккә фотосессия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр