Лаеш әти-әниләре БДИ тапшырдылар
Лаеш укучыларының әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханы тапшырудагы җаваплылыкны үзләре татыдылар.
Б.Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе кабинетларының берсендә төрле һөнәр ияләре математикадан база дәрәҗәсендә чыгарылыш имтиханына җыелдылар. Мәгариф идарәсе белгечләре (контроль комиссия әгъзалары) аларны БДИ тапшыруның гомуми кереш өлеше белән таныштырдылар.
Имтихан үткәрү өчен җаваплы булган мәктәп педагоглары махсус инструктаж үткәрделәр. Әти-әниләр БДИ үткән кабинетларның видеокүзәтү системалары белән җиһазлануын белделәр. Аларга парталарда паспорт һәм ручкалардан башка предметлар, элемтә чаралары булмаска тиешлеген искәрттеләр. Җаваплар һәм чишелгән әйберләр чыгарылыш сыйныф укучыларына кабинетларда бирелгән штамплы караламаларга язылырга тиеш.
Мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова килүчеләрне балаларда шпаргалкалар, мобильле телефоннардагы һәм программалаштырылган калькуляторлар булуның нәтиҗәләре аянычлы булуына тукталды.
Әти-әниләр каршында имтихан бирүчеләр санындагыча математикадан җаваплар һәм контроль-тикшерү материаллары бланкларын ачтылар. Титуль битне тутыргач, әти-әниләр 21 биремне чишүгә тотындылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев