Лаеш тыл хезмәтчәннәре белән горурлана
Хатын-кызлар беркайчан да эшче һөнәрләрдән хурланмады.
Мөршидә Мирзаҗан кызы Фәтхуллина 1927 елның 6 октябрендә Луганск өлкәсендә эшчеләр гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында Казанның 708 нче заводында слесарь-җыючы булып эшли.
Язмышы шулай килеп чыга ки, ул Дүшәнбегә - Таҗикстан башкаласына китә. Анда Таҗиккульторг базасында оператор булып эшли. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык.
Ире, Бөек Ватан сугышында катнашкан Эрик Абурахман улы белән 55 ел бергә гомер итәләр. Ике бала - ул һәм кыз үстерәләр. 2005 елда гаилә башлыгы вафат була…
Хәзерге вакытта ул кызы Гөлнара Эрик кызы гаиләсе белән Лаешта яши. Мөршидә Мирзаҗан кызы - дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы өчен яраткан әби.
Хезмәттәге казанышлары өчен Мөршидә Мирзаҗан кызы күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” исеменә ия.
Мәгълүматны һәм фотоны Вәзирә Медведева бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев