Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Лаешлылар Җиңү көненә багышланган митингка җыелдылар

​​​​​​​Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел тулуга багышланган митинг Җиңү паркында шәһәребезнең йөзләгән кешесен җыйды.

Җиңү Паркына тантаналы чарага тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, мәктәп һәм техникум укучылары, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре – Җиңүчеләрнең балалары, оныклары Һәм оныкчыклары килгән иде.

Митингны Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев ачты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Шәһәр һәм район халкына Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов мөрәҗәгать итте.

Ул Бөек Ватан сугышының безнең илдә яшәүче һәр гаиләгә кагылуын искәртте.

Бөек Җиңү бәйрәме белән лаешлыларны дин әһелләре, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Социалистик Хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллин котлады.

1941-1945 елларда һәлак булган кызыл армиячеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Лаешлылар Мәңгелек утка һәм герой якташларыбыз бюстларына чәчәкләр салдылар.

Мәңгелек ут каршындагы мәйданда сугыш еллары җырлары астында күккә күгәрченнәр рәвешендәге ак шарлар очырылды.

Аннан соң парадта катнашучылар – Лаеш шәһәре оешмалары укучылары һәм хезмәткәрләре брусчатка буйлап уздылар, шулай ук хәрби техника узды.

Җиңү паркыннан Лаеш урамнары буйлап «Үлемсез полк» акциясе старт алды. Җомга көнне Собор мәйданында бәйрәм концерты булачак.

Фоторәсемнәр галереясе: http://laishevskyi.ru/news/obschestvo/laishevtsy-sobralis-na-mitinge-posvyashchennom-dnyu-pobedy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаешлылар Җиңү көненә багышланган митингка җыелдылар