Лаешта нәрсәләр бар
Лаеш сәламәтлек комбинатына, гади халык телендә ул шәһәр мунчасы, ял көннәрендә юыну һәм проблемалар йөгеннән арыну өчен лаешлылар гына килми.
Якындагы авылларда яшәүчеләр, Казан кешеләре гаиләләре белән киләләр, җәй көне бездә ял итүчеләр дә күп. Узган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнендә мин дә шунда юл алдым.
Килүчеләрнең барысын ишек янында ачык йөзле администратор Надежда Гришина каршы ала. Ул зур булмаган экскурсия үткәрде. Лаешта гаилә мунча комплексы 2005 елда төзелә. Монда өч бүлек – ирләр, хатын-кызлар һәм гаилә. Гомуми залларда душлар, юыну һәм чабыну урыннары бар. Ә гаилә бүлегендә парлану урынына коры сауна урнаштырылган. Сүз уңаеннан, бу бүлек инвалидлар өчен дә уңайлы. Монда барысы коляскада йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән. Коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүчеләр өчен гигиена процедуралары җиңел түгел, ә сәламәтлек комбинатында моның өчен барлык шартлар тудырылган. Һәм бу аеруча мөһим.
Шәһәр мунчасының популярлыгы турында килүчеләр саны ачык күрсәтә. Бер сменада монда 60-80 кеше юынырга һәм чабынырга өлгерә. Нигездә контингент даими. Алар арасында мин монда очраткан Лаеш пенсионеры Валентина Сергеевна да бар. Мунчага күптәннән йөрисезме дип соравыма ул: “Гомерем буе” дип җавап бирде. Валентина Сергеевна элекке иске мунчаларны да хәтерли, ә бүген заманча сәламәтлек комбинатын мактап туя алмый. “Мунчасыз булмый, анда һәр яктан аруланабыз. Монда ачык йөзле, ярдәмчел кешеләр эшләве ошый. Гомумән, монда барысы яхшы”.
Бу аңлашыла да, чыннан да монда уңайлы һәм чиста. Бүлекләр санузеллар, индивидуаль шкафлар белән җиһазланган. Килүчеләргә уңай булсын өчен өс киемнәрен калдырырга гардероб бар. Мондый мунчага йөрү үзе бер рәхәтлек бирә. Моны тагын бер килүче Марат Хәлиуллин да раслады. Марат Мәхмүт улы мунча комплексына ул ачылган көннән йөри һәм шәһәр мунчасында юыну үз мунчаңны булдырудан күпкә арзанга төшә дип исәпли. Якташларың белән бергә чабыну үзе ни тора. Шулай да аралашуны бер нәрсә дә алыштырммый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев