җәмгыять
Лаешта снегоход боз астына китте
Узган якшәмбедә Казан балыкчылары Куйбышев сусаклагычы акваториясенең үзенчәлекләрен белмәгәнлектән, бозлы суга төшәләр. Бу хәл ярдан 12 км ераклыкта килеп чыга.
Су җибәрү аның биеклеге даими "уйнау"га китерә, аның нәтиҗәсендә боз ярыла. Әгәр кар яуса барлыкка килгән ярыкларны тиз генә күреп булмый.
Снегоход нәкъ шундый бәкегә эләгә дә инде. Балыкчыларның берсе...
Узган якшәмбедә Казан балыкчылары Куйбышев сусаклагычы акваториясенең үзенчәлекләрен белмәгәнлектән, бозлы суга төшәләр. Бу хәл ярдан 12 км ераклыкта килеп чыга.
Су җибәрү аның биеклеге даими "уйнау"га китерә, аның нәтиҗәсендә боз ярыла. Әгәр кар яуса барлыкка килгән ярыкларны тиз генә күреп булмый.
Снегоход нәкъ шундый бәкегә эләгә дә инде. Балыкчыларның берсе билдән суга төшә. Ир кешеләр ике сәгать буе техникаларын судан чыгарырга тырышалар. Бары тик читтән ярдәмнән башка эш барып чыкмасын аңлаганнан соң гына 112 номерына шалтыраталар. Килеп җиткән РФ МЧСның ТР буенча ГИМС үзәгенең Лаеш инспекторлык участогы хезмәткәрләре туңып беткән балыкчыларны җылыталар, аларга чәй эчертәләр. Аннан соң снегоходны ярга алып чыгалар. Суга чыланган балыкчы медицина ярдәменнән баш тарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев