Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Менә без экваторда ... Җәй экваторында!

Календарьда 27 июль, җәй уртасы,витаминнар һәм көтеп алган ял вакытлары, челлә. Урамда эсселек 30 градус, ә күңелдә ике төрле хис - шатлыклы да, моңсу да. Алда җәйнең калган өлеше,кояш, җылы; моңсу - җәйнең үтеп баруы. Әмма бүген фәкать яхшы һәм уңай нәрсәләр турында гына. Җәй үзенең буяулары,чәчәкләре,челләсе,күбәләкләре белән матур.Һәр кеше...

Календарьда 27 июль, җәй уртасы,витаминнар һәм көтеп алган ял вакытлары, челлә. Урамда эсселек 30 градус, ә күңелдә ике төрле хис - шатлыклы да, моңсу да. Алда җәйнең калган өлеше,кояш, җылы; моңсу - җәйнең үтеп баруы.

Әмма бүген фәкать яхшы һәм уңай нәрсәләр турында гына. Җәй үзенең буяулары,чәчәкләре,челләсе,күбәләкләре белән матур.Һәр кеше күңеленә ошаган шөгыль таба. Кемдер пляжда ятып кызына,кемдер рәхәтләнеп су коена, кемдер җиләк җыеп кышка витаминнар запасы ясаган. Быелгы җәй җиләкләргә бай булды, җир һәм каен җиләген ялкау гына җыймагандыр,мөгаен.Җимеш агачлары уңышы да мулдан.

Җылы һәм эссе һава җиләк-җимешләргә бик тә уңай.Июль җәйнең иң эссе ае булды, челлә.Июльнең беренче ункөнлегендә Лаеш шәһәрендә уртача температура плюс 20,5 градус тәшкил итте,ә узган елның июлендә уртача айлык температура 18,0 булган. Бәхеткә каршы, синоптикларның куркыныч фаразлары дөрескә чыкмады. Корылык булу ихтималын кисәттеләр, әмма яңгырлар безне читләтеп үтмәде.Айның икенче яртысында да эссе, кыска вакытлы явым-төшемнәр дә булыр дип көтелә, август та җылы булырга охшаган.Җәйнең һәр көненең рәхәтен күреп, ләззәтләнеп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район