Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Миңа Пенсионерлар берлеге ярдәм итте”

Олыгайган саен гомернең кыска да, шул ук вакытта искиткеч булуын да аңлыйсың. Элеккечә яшисе, алга барасы килә, юл читендә каласы килми бит.

Автор фотосы

Шундый вакыт җитә, кеше пенсиягә чыга һәм шул чакта гына иртән торып эшкә чабуның, әле тегендә, әле монда йөгерүнең рәхәт булына төшенәсең. Арып өйгә кайтасың, анда сине балалар, ирең, кухнядә буш кәстрүльләр көтә... Вакыт бер нәрсәгә дә җитми.

-Хәзер, пенсиядә, ул тагын да азрак. Тормыш кына ничектер читтән уза кебек. Кешеләр каядыр ашыгалар, баралар. Ә мин йомшак дивандагы кирәкмәс әйбер кебек, - минем танышларымның берсе лаеклы ялга чыккач үз халәтен шулай сурәтләде. – Дөресен әйткәндә, хәл чыннан да шәп түгел. Әлбәттә, оныклар, оныкчыклар – алар игътибар һәм кайгыртучанлык таләп иттеләр. Мин аларга кирәк идем. Пешекче, кер юучы һәм бала караучы буларак кына түгел, башкачаракны өмет иттем. Алар, яшьләр, кебек үк Интернеттан файдаланасым, кеше арасында буласым килде. Гомумән, тормыш тәмен татыйсым килде. Беләсезме, миңа бу яктан Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге булышты.

Кызыксынып мин Пенсионерлар берлегенең Лаеш җирле бүлеге рәисе Лидия Грабалина белән очраштым. Сүз иярә сүз китте.

Аның составында 285 актив, энергияле пенсионер. Әле бу җәмгыятьнең рәсми әгъзалары гына. Ә чынбарлыкта төрле чаралар, конкурслар белән җәлеп итү күпкә артык. 2018 елда гына да компьютер курсларында 100дән артык кеше укыган! “Өченче яшь” Спартакиадасында катнашучылар саны елдан ел арта. Әгәр беренче елларда команданы “урамнан” җыярга туры килсә, хәзер аның составына эләгү җиңел түгел – көндәшлек бик зур! Сайлап алу турларына 50-60ар кеше җыела. Аңа әзерләнәләр, күнегүләр ясыйлар. Ярышларда өлкән кешеләр бер-берләренә ярдәм итәләр, күңелләрен күрәләр: алар өчен алда булу гына түгел, ә аралашу мөһим. Өлкәннәргә нәкъ менә шул җитми дә. Тагын бер нәрсә бар, ни өчен Урам бәйрәмнәренә кеше күп җыела, аларның күбесе өлкәннәр. Пенсионерлар берлеге тарафыннан мәктәпләр, балалар бакчалары белән берлектә уртак чаралар оештырыла. Тәҗрибә туплаган әбиләр һәм бабайлар балаларга гади булмаган мәсьәләләрне хәл итүдә булышалар, җайлап кына киңәшләрен бирәләр. Ә мәдәният йортлары сәхнәсендә чыгыш ясаучы өлкәннәрнең күзләрен күрсәгез иде сез! Аларны алкышларга күмәләр. Зал “Бу картлар” дип әйтергә тел бармаган кешеләрне күрә. Надежда Шастина Лаеш йолдызына әйләнде. Ул чегән биюен кайда гына башкармады – карда да, юеш асфальтта да. Һәрчак ут чыгарып биеде, тамашачыларга үз энергиясен бүләк итте. Үзешчән рәссам Надежда Генералова матурлык өләшә. Елена Карандина менә күп еллар инде үзе иҗат иткән җырларны башкара. Антонина Ильина һәм Николай Макаров “Россия чаңгы юлларында” катнашалар. Фәрит Хәсәнов һәм Галина Воронкова районның танылган шахматчылары. Валентина Шоронова һәм Камил Галимов йөзү буенча республика ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. “Өченче яшь” республика ярышларында Маргарита Худайдатова күп еллар инде беренчелекне бирми. Массакүләм мәдәни эшләр оештыруда Вера Банновага тиңнәр юк...

Биюләр, концертлар, күргәзмәләр, ярышлар -  болар Пенсионерлар берлеге җирле бүлеге эшчәнлегендә бердәнбер юнәлеш түгел.

-Безгә, өлкәннәргә, игътибар мөһим. Минем хәлне белергә килделәр, нинди яхшы булды, - дип каршы алалар пенсионерлар авыруларның хәлен белергә килгән Лидия Грабалинаны.

9 май алдыннан очрашуга чакырылган сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре үзләренең кыен бала чакларын, авыр сугыш елларын искә алалар. Мондый очрашуларны да Пенсионерлар берлеге оештыра.

-Безгә үләргә ирек бирмәгән кешеләр булуга рәхмәт. Үлү физик яктан түгел, ә рухи яктан. Болай булмаганда безнең тормыш безгә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә шатлык китермичә әкренләп сүнәр иде, - Лидия Грабалина белән очрашуга танышымның шундый сүзләре  белән йомгак ясыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Пенсионерлар берлегенең Лаеш җирле “Өченче яшь” Спартакиадасы