Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Минем кече ватаным Авыл сәхнәсендә зур артистлар чыгыш ясады

Татар Янтыгы клубы залында алма төшәр урын да юк иде. Тамашачылар керү урынында, ишекләрдә, фойеда басып тордылар - Авыл көнен һәм капиталь ремонттан соң клуб ачылуны шулай тату гына билгеләп үттеләр. Татар Янтыгы осталарга бай, кешеләре дуслык, мобильлек белән данлыклы. Авыл көнендә катнашуны һәркем үзенең бурычы дип санаган, шуңа күрә...

Татар Янтыгы клубы залында алма төшәр урын да юк иде. Тамашачылар керү урынында, ишекләрдә, фойеда басып тордылар - Авыл көнен һәм капиталь ремонттан соң клуб ачылуны шулай тату гына билгеләп үттеләр.

Татар Янтыгы осталарга бай, кешеләре дуслык, мобильлек белән данлыклы. Авыл көнендә катнашуны һәркем үзенең бурычы дип санаган, шуңа күрә тамашачылар кичә башланганчы күпкә алданрак җыела башладылар. Сүз уңаеннан, кунаклар һәм концертта катнашучылар арасында Татар Янтыгында, Пәрәү, Имәнкискә, Казан, Балык Бистәсе районында яшәүчеләр бар иде. Артист Шамил Галиев (Дю Солей циркы), Азат Хәмидуллин (Казан консерваториясе, яшь башкаручыларның "Татар моңы" халыкара телевизион конкурсының II дәрәҗә лауреаты булган ансамбльдә катнашучы) һәм башка талантлы башкаручылар мондый мөһим вакыйгадан читтә кала алмаганнар, шуңа күрә туган авылларын үз чыгышлары белән шатландырырга кайтканнар.

Клубның яңартылган бинасында Татар Янтыгы авыл җирлеге башкарма комитеты һәм почта бүлеге урнашкан. Фойеда җирле осталар эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән: Рафаил Садриев (агач эшләнмәләр), Алсу Сибгатуллина (келәмнәр һәм чигеп эшләнгән әйберләр), "Оста куллар" түгәрәгенең кул эшләре осталары эшләнмәләре, Рәшит Фәйзрахман (картиналар), Дамир Хәмидуллин (гармуннар, тальяннар, баяннар).

-Минем бер яхшы танышым бар, - дип сөйли Дамир Хәмидуллин үзенең ничек итеп музыка уен кораллары ясау остасы булып китүе турында. - Ул минем уен кораллары белән бераз мавыгуымны белә иде, менә шулай ул Универсиадада чыгыш ясау өчен балаларга гармуннар ясауда ярдәм итүемне үтенде. Ул чакта мин әле бернәрсә дә эшли белми идем. Гәрчә агач эшләре һәм бизәү буенча әзерлегем булса да, шуннан артык түгел. Аның белән ярты ел эшләдем, кайбер нәрсәләргә өйрәндем. Аннан соң үзем эшләп карарга уйладым. Акрынлап әлеге эшне үзләштердем. Теорияне улым Азаттан өйрәндем - ул Казан консерваториясен тәмамлады. Хәзер тальяннар, хромкалар ясыйм. Концертиналар да эшлим - ул аккордеоннар гаиләсеннән булган кечкенә уен коралы, кул гармоникасы. Һәр уен коралын ясауга өч ай вакыт китә - эш игътибар, түземлек, ярату һәм музыкаль сәләт таләп итә.

Гармунда уйнарга кем өйрәтте дигән сорауга елмаеп болай диде:

-Беркем дә өйрәтмәде. Үзлегемнән өйрәндем.

Тантана башланганда зал шыгрым тулы иде. Менә беренче музыкаль аккордлар яңгырады һәм бәйрәм башланды.

Тантаналы өлештә чыгыш ясаганда район башлыгы Михаил Афанасьев авыл кешеләрен әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Монда иҗади гына түгел, ә бик тату да кешеләр яшәвен һәм эшләвен ассызыклады. Ул авыл хезмәтчәннәренә һәм төзүчеләргә грамоталар тапшырды.

Барысына да уңышлар теләгәннән соң ул районның киләчәктә дә талантлы һәм хезмәт сөючән кешеләргә ярдәм итәчәген ышандырды. Ә Лаеш җирендә андыйлар күп.

Концерт программасы төрле номерларга бай иде. Чыгыш ясаучылар әле биюләре белән таң калдырдылар, әле лирик җырлары белән сокландырдылар, әле тамашачыларны чын күңелдән көлергә мәҗбүр иттеләр. Бәйрәм киче соң гына тәмамланды.

Өйләренә концертка килгән гади кешеләр түгел, ә талантларга бай авылда яшәүче авылдашларның зур гаиләсе таралышты.

Дуслар җыелган җирдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев