Мәктәп иншаларыннан
Алар балалыктан иртә чыкканнар
Дарья Карабаева, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче Лаеш гомум белем мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучысы
Малышева Галина Константиновна 1933 елның 17 июнендә (7 июль) ТАССРның Югары Ослан районы Мәйдан авылында туган. Сугыш башлангач әтисен фронтка алалар. Ул әле дә хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Әтиләреннән соң олы апалары да сугышка китә. Сугыш вакытында тормышлары кыен була. Галинаның әнисе колхозда эшли. Ә эшкә киткәнче окоп казыган кешеләргә ипи пешерә. Сигез яшьлек Галя аңа хуҗалык эшләрендә булыша: сыер сава, мич ягу өчен күршеләреннән күмер алып чыга, күрше балаларын караша, кышларын урманнан агач ботаклары җыя. Бераз үскәч Галя почта тарата башлый. Бу эш тә җиңелләрдән түгел. Балалар өлешенә хезмәт күп туры килә.
1951 елда кияүгә чыга, ә 1952 елда алар ире белән Лаеш районына, Иске Пристаньга күчеп киләләр. Галина Константиновна Лесхоз балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, соңыннан Лаешның 3нче мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Ире, Бөек Ватан сугышында катнашучы ,белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Аларга балачак белән иртә хушлашырга туры килгән. Ел үсәсен көн үскәннәр.
Хәтерлибез! Горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев