Мәктәп традицияләрен саклап
Мәктәп нәрсәдән башлана? Әлбәттә, директордан! Директор спектакль куйган режиссер кебек бит ул, ә үзе һәр вакытта да сәхнәдә күренми. Аның роле администраторга караганда күпкә иҗадирак. Аның уңышка ышануы оптимизм өсти, үз көчеңә ышанырга мәҗбүр итә! Алена Петровна Жесткова менә биш ел инде Урта Девятово урта мәктәбенә җитәкчелек итә. Искиткеч оештыру...
Мәктәп нәрсәдән башлана? Әлбәттә, директордан! Директор спектакль куйган режиссер кебек бит ул, ә үзе һәр вакытта да сәхнәдә күренми. Аның роле администраторга караганда күпкә иҗадирак. Аның уңышка ышануы оптимизм өсти, үз көчеңә ышанырга мәҗбүр итә!
Алена Петровна Жесткова менә биш ел инде Урта Девятово урта мәктәбенә җитәкчелек итә. Искиткеч оештыру сәләте, кешеләр психологиясен белү аңа педагогик коллективны уртак эшкә җәлеп итәргә булыша. Ул укыту-тәрбия процессына яңалыклар кертергә курыкмый, шуңа күрә уку йорты яңа педагогик технологияләрне уңышлы үзләштерә. Шул ук вакытта мәктәпнең яхшы гадәтләре дә саклана.
Алена Петровнаның коммуникабельле булуы, аралаша белүе, дустанә мөнәсәбәте бергә эшләүчеләрдә хөрмәт уята. Мөһим максатка ирешү өчен укытучыларны, балаларны, ата-аналарны туплый ала. Бу үз нәтиҗәләрен дә бирә: мәктәп белем сыйфаты буенча районда яхшыларның берсе. Ә 2012-2016 уку еллары йомгаклары буенча алдынгылар арасында. 2014-2015нче уку елы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл мәктәпләре рейтингында беренче булды.
Алена Петровна даими төстә укыту процессын, методик хезмәтне оештыруның яңа формаларын эзли. Безнең республика мәктәпләренең генә түгел, Россия белем бирү учреждениеләренең алдынгы тәҗрибәсеннән файдалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев