Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология тәрбиясе бирү

Гөлназ Гальцова Хәзерге чорда экология тәрбиясе белән шөгыльләнмәү мөмкин түгел. Педагог кайда гына эшләсә дә, бу мөһим бурыч. Экология - фән генә түгел. Ул - замандашларыбызның дөньяга карашы көзгесе. Матур, зур һәм ярдәмгә мохтаҗ булган Җир шарының киләчәк язмышы өчен җаваплылык тойган кешеләр бурычы ул. Автор фотосы Кешедә табигатькә карата...

Гөлназ Гальцова

Хәзерге чорда экология тәрбиясе белән шөгыльләнмәү мөмкин түгел. Педагог кайда гына эшләсә дә, бу мөһим бурыч. Экология - фән генә түгел. Ул - замандашларыбызның дөньяга карашы көзгесе. Матур, зур һәм ярдәмгә мохтаҗ булган Җир шарының киләчәк язмышы өчен җаваплылык тойган кешеләр бурычы ул.

Автор фотосы

Кешедә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләүне гадәттә экология тәрбиясе дип кабул итәбез. Еш кына кулланган алымнарыбыз шик тудыра. Мәсәлән, кыргый яки юньләп тәрбия күрмәгән йорт хайваннарын өйдә тотабыз. Алар еш авырыйлар һәм хәтта үләләр. Һәм балалар аларның ничек җәфа чикәннәренә игътибар да итми. Җәй табигатькә чыкканда ата-аналар балаларына чәчәк җыярга, күбәләкләр, төклетура яки башка бөҗәкләр тотарга тәкъдим итә. Тегеләре аларның канатларын, аякларын өзә яки җиргә салып ук таптый. Мондый "тәрбия" чаралары табигатьне яратырга түгел, ә юк итәргә өйрәтә, аларда каты күңеллелек сыйфатлары тәрбияли.

Ата-аналар һәм педагоглар алдында торган мөһим бурыч - балада кеше табигатьне буйсындыручан, аның хуҗасы булган дигән караш түгел, ә үзенең шул табигатьнең бер өлеше дигән караш тәрбияләү. Табигатьтән гел алу турындагы караш балаларда тәрбияләнмәскә тиеш.

Күпчелек мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хайваннарны "усал" һәм "игелекле", "зыянлы" һәм "файдалы" итеп күрү формалаша. Алар кыргый җәнлекләрнең кирәксезлегенә һәм урманның алардан башка бик матур булуына ышанып үсәргә мөмкин. Шулай итеп тәрбияләүдә матур әдәбият әсәрләре, мультфильмнар ярдәм итә. Аларда кыргый җәнлекләр усал, начар итеп сурәтләнә. Әмма экологик күзлектән караганда, "начар" һәм "яхшы", "файдалы" һәм "зыянлы" җан ияләре юк. Һәрбер җәнлек, үсемлек табигатьтә үз ролен уйный.

Беренче чиратта балаларда игелекле сыйфатлар, табигать кешеләрдә киләчәк буыннар өчен җаваплы караш тәрбияләп, алар Җир шарын киләчәктә яшәрлек итеп калдырырга тиеш. Боларны табигатьтә, кешеләр арасында ничек тотарга өйрәтү мөһим. Бу бурычны үтәү кайвакыт катлаулана: балалар өлкәннәрнең үзара аралашканда гади таләпләрне бозуларын күрәләр. Олылар табигать белән дә еш кына дөрес аралашмый. Мондый очракларда болай әйтергә кирәк, мөгаен: өлкән булуга карамастан, алар тупас сөйләшмәскә, ял иткән урында чүп-чар калдырмаска, машинадан чүп ташламаска, агач кәүсәсен бозып язмаска, иясез хайваннарны кыерсытмаска тиеш.

Бу кагыйдәләрне исегездә тотыгыз:

  • Кеше үстергән үсемлекләрдән генә чәчәк бәйләме ясагыз.
  • Дару үләннәрен алар күп үскән урында гына җыегыз.
  • Табигатьтә, аеруча урманда, үсемлекләрне таптамас өчен сукмаклардан гына йөрергә тырышыгыз.
  • Кош ояларына якын килергә һәм аларга орынырга ярамый. Кош балаларының ата-анасы ояларын бөтенләй ташлап китүләре бар.
  • Сәламәт кош, кыргый җәнлек баласын тотып, өйгә алып кайтырга ярамый. Табигатьтә алар турында инде үсеп җиткән кошлар һәм җәнлекләр кайгыртыр.
  • Урманна эт ияртеп йөрмәгез. Ул оча алмаган яки кача алмаган кош, җәнлек балаларын тотарга мөмкин.
  • Үсемлекләрнең җәнлекләр өчен яшеренү урыны икәнен онытмагыз. Үлән, куак, агачны саклап, сез кыргый җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләргә ярдәм итәсез.

Фотода: Туган як байлыгын кеше генә саклый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район