Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга террорчылык куркынычы турында сөйләделәр.

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чаралар узды. Учреждение хезмәткәрләре һәм үзәктә тернәкләндерү үтүче инвалид балалар белән гадәттән тыш хәлләрдә һәм террорчылык акты куркынычы булганда үз-үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрделәр. Икенче көнне "Дети Беслана. Минута молчания" акциясе кысаларында тәрбияләнүчеләргә слайдлар күрсәттеләр, "Мир без насилия" темасына әңгәмә дә уздырдылар....

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чаралар узды.

Учреждение хезмәткәрләре һәм үзәктә тернәкләндерү үтүче инвалид балалар белән гадәттән тыш хәлләрдә һәм террорчылык акты куркынычы булганда үз-үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрделәр.

Икенче көнне "Дети Беслана. Минута молчания" акциясе кысаларында тәрбияләнүчеләргә слайдлар күрсәттеләр, "Мир без насилия" темасына әңгәмә дә уздырдылар. Шул ук тематика буенча балалар рәсемнәре конкурсы айлыкның йомгаклау этабы булды.

Үзәк педагоглары әлеге чаралар белән үсеп килүче буынга тирә-яктагы кешеләрне һәм үзләрен шәхес буларак хөрмәт итүгә нигезләнгән актив тормыш позициясе формалаштыруда ярдәм итәргә омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев