Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Мохитны саклау өчен көрәшәбез

Лаеш районы прокуратусы табигатьне саклау һәм санитар-эпидемиология законнарын бозу очракларын ачыклады. Закон сагында торучылар "Лаеш" ЧҖҖ ен тикшерде. Прокуратура хезмәтчәннәре бу оешманың санитар-эпидемиология һәм табигатьне саклау законнарын x]g чыгарганда һәм зарарсызландырганда ничек үтәвен тикшерде. - Тикшерү вакытында Лаеш урамнарында махсус мәйданчыкка куелган алты көнкүреш калдыларын салу тартмаларының тирә-юне начар җыештырылуы...

Лаеш районы прокуратусы табигатьне саклау һәм санитар-эпидемиология законнарын бозу очракларын ачыклады.

Закон сагында торучылар "Лаеш" ЧҖҖ ен тикшерде. Прокуратура хезмәтчәннәре бу оешманың санитар-эпидемиология һәм табигатьне саклау законнарын x]g чыгарганда һәм зарарсызландырганда ничек үтәвен тикшерде.

- Тикшерү вакытында Лаеш урамнарында махсус мәйданчыкка куелган алты көнкүреш калдыларын салу тартмаларының тирә-юне начар җыештырылуы ачыкланды, - дип аңлатма бирә Лаеш районы прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. - Моннан тыш, контейнер торган мәйданчыкларга ташланган зур күләмдәге чүп-чарны төяп чыгару чаралары күрелми. Мәйданчыклар үзләре дә закон таләпләренә туры килеп төзелмәгән. "Мохитны саклау турында"гы федераль законның 3-матдәсендә әйтелгәнчә, җирле үзидарә органнары, юридик һәм физик затларның мохиткә тәэсир итүче хуҗалык һәм башка эшчәнлеге кеше хокукын саклауга юнәлдерелгән булырга тиеш - ягъни кешеләр яшәгән һәм эшләгән мохитны пычратмаска бурычлы. Ә контейнерларны үз вакытында чистармау һәм бушатмау халыкның санитар-эпидемиология иминлеген саклау таләпләренә туры килми, йогышлы авырулар таралуга китерә, шәһәрне төзек, чиста итеп тоту кагыйдәләрен боза. Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәсендә "Лаеш" ЧҖҖ директоры исеменә федераль законнарны бозу очракларын бетерергә күрсәтмә җибәрде һәм гаепләрне җаваплылыкка тартуны таләп итте.

Бу документ хәзер оешмада карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район