Өлкәннәр турында кайгырту
«Алтын көз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында узган ТИҮ рәисләре утырышында Лаешның өлкән яшьтәге кешеләре белән эшләү мәсьәләсе каралды.
ТИҮ вәкилләре Илгизә Тимершина, Вера Баннова, Лидия Грабалина, шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина һәм «Алтын көз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләрегнә бару вакытында килеп чыккан мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Утырыш барышында бу эшкә газ һәм янгынга каршы хезмәтләр белгечләрен җәлеп итү тәкъдиме туды.
-Өлкән яшьтәге гражданнар белән профилактик эш алып барырга кирәк, - дип йомгак ясады утырышта катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев