Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Чын ир-егетләр өчен Ватан барыннан да өстен

Әле бүгенгә призывник дип йөртелгән егетләрне үткән җомгада сәнгать мәктәбенең актлар залына гадәттәге Призывник көненә чакырдылар.

Анда аларның әти-әниләре, Лаеш мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, дин әһелләре һәм район хакимияте вәкилләре дә бар иде. Туган йортларыннан бер елга китүче яшь кешеләр тормышында мөһим этап җитте. Аларның кайберләре повестка килгәнче үк армия тормышына әзерләнгән, кемдер бу күнекмәләрне хәрби частька килгәч кенә ала. Әзерлек дәрәҗәсенә һәм хезмәт итү урынына бәйсез төстә аларның барысы Россия Федерациясе Кораллы көчләренең бер өлешен тәшкил итәр.

-Бүген чакыру яшендәге контингентның яртысыннан артыгы төрле нигезләр буенча чакыруны кичектерү хокукына ия. Безнең районда яшәгән чакыру яшендәге егетләрнең фәкать 15% ы армия сафында үз урынын ала, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова. - Сез россиялеләрнең тынычлыгын саклау өчен кораллы көчләр сафларына чакырыласыз. Без сез үзегезнең хәрби бурычыгызны намус белән үтәрсез дип ышанабыз. Һәрвакыт хәрби антка тугры, намуслы, кыю һәм тәртипле булыгыз.

Егетләрнең күбесе даими хәрби әзерлектәге частьларга җибәреләчәк. Туган өй билгесе итеп ТР хәрби комиссариатының Лаеш район бүлеге начальнигы Александр Афанасьев һәм Гөлнара Хәкимулловна призывникларга командир сәгатьләре тапшырдылар.

-Догаларның төрле телдә төрлечә яңгыравы мөһим түгел. Кешеләрдә ышаныч бар - тынычлык, яхшылык, мәхәббәт. Ул ихтыяр көчен саклый, рухландыра һәм канатландыра, - алып баручының бу сүзләре үзәкләргә үтте. Ул микрофон янына Лаеш районы дин әһеле иерей Федорны һәм Лаеш районы имам мөхтәсибе Равгат хәзрәтне чакырды. Дин әһелләре чакырылучыларга изге догаларын укыдылар. Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов егетләрнең әтиләре һәм бабалары кебек намуслы хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Әниләр егетләрдән күбрәк борчыла.

-Армия хезмәте сезнең өчен авыр йөк түгел, ә горурлык булуын телим. Сезгә уңышлар һәм яхшы командирлар насыйп булсын, - дип мөрәҗәгать итте булачак солдат әнисе Елена Прянишникова күз яшьләрен көчкә тыеп. Әти-әниләр өчен призывниклар элеккечә балалар булып кала. Подполковник Александр Афанасьев армия мәктәбе үтеп егетләр туган ягыбызга олыгаеп кайтырлар дип ышана.

-2006 елдан республика яшь буын чакырылучылар әзерләү һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча Бөтенроссия конкурсында катнаша. Ул чакта без икенче булдык, ә соңыннан биш ел рәттән Россия Федерациясендә беренче урында, - диде горурланып Александр Юрьевич. - Бу инде Татарстан җитәкчелегенең призыв мәсьәләсенә, яшь гражданнарга мөнәсәбәтен күрсәтә.

2010 елдан Татарстан егетләре Президент полкында хезмәт итәләр. Ул чактан анда 114 якташыбыз хезмәт итте. 2013 елның язында Татарстан Хөкүмәте Татарстан призывникларын Хөкүмәтне һәм Кремльне саклау буенча җаваплы Преображение полкына җибәрү хокукына иреште. Легендар полкта хезмәт итү хокукын беренче булып 2013 елда Лаешның 2 нче мәктәбен тәмамлаган Михаил Новоспасский алды.

Призывниклар арасында үзләрен алдан ук хәрби хезмәткә әзерләүчеләр дә бар. Алар арасында - Николай Прянишников. Ул Россия ДОСААФының Татарстан Республикасы Куркачида урнашкан үзәк аэроклубында парашюттан сикерү әзерлеге үткән, ул егет һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүгә әзер. Николай Куркачига беренче тапкыр 2011 елда бара. Ул чакта анда "Хокук саклау органнарына ярдәм итү" яшьләр оешмасының "Десантник" хәрбикыр лагеры эшли. 2012 елда икенче тапкыр парашют белән сикерә. Хәзер Куркачига хәрби комиссариат юлламасы белән бара. Өченче сикерүдән соң парашют спорты буенча өченче разряд ала. Әнисе улының бу мавыгуына каршы килми. Моннан тыш, призывникның "Б" һәм "С" категорияле йөртү хокукы да бар, бронетранспортер йөртергә өйрәнгән.

Барыгыз уңышлы, яхшы хезмәт итегез, ә иң мөһиме - сезне сагынып көткән, яраткан өйләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтыгыз - бу көнне мондый теләкләр бер генә яңгырамады. Газета редакциясе дә бу теләк-ләргә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДШИ День призывника