Прокуратура аңлата
Прокуратура аңлата Милеккә салымны исәпләгәндә салым чигерүләре турында Милек салымын кадастр бәясеннән чыгып исәпләгәндә физик зат милкендәге һәр күчемсез милек объектына карата салым чигерүе бирелә. Торак йортлар һәм җир участокларындагы торак корылмалар өчен чигерү 50 кв.м. кадастр бәясе күләмендә кулланыла. Квартирлар өчен чигерү 20 кв.м. кадастр бәясе тәшкил итә, бүлмәләр...
Прокуратура аңлата
Милеккә салымны исәпләгәндә салым чигерүләре турында
Милек салымын кадастр бәясеннән чыгып исәпләгәндә физик зат милкендәге һәр күчемсез милек объектына карата салым чигерүе бирелә.
Торак йортлар һәм җир участокларындагы торак корылмалар өчен чигерү 50 кв.м. кадастр бәясе күләмендә кулланыла. Квартирлар өчен чигерү 20 кв.м. кадастр бәясе тәшкил итә, бүлмәләр өчен - 10 кв.м. кадастр бәясе.
Салым түләүче милкендә өч квартир, бүлмә, ике торак йорт бар икән, чигерү өч квартирның һәркайсына, бүлмәгә һәм йортларның һәркайсына карата биреләчәк.
Әгәр квартир ике милекчегә теркәлгән икән (милек хокукының 1/2 өлеше), һәр милекче квартирның 10 квадрат метрына салым түләүдән азат ителә (20 кв.м. күләмен 2 гә бүлеп чигерү).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев