Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Район халкы РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякинга сораулар бирде

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин Лаешка эш визиты белән килде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә ул шушы арада "БР" сафларына кергән әгъзаларга партия билетлары тапшырды. Аннан соң гражданнарны кабул итте. Райбашкарма комитетының ТКХ һәм төзелеш бүлеге начальнигы Андрей Рябинин Никольский авылында яшәүчеләр исеменнән бу...

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин Лаешка эш визиты белән килде.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә ул шушы арада "БР" сафларына кергән әгъзаларга партия билетлары тапшырды. Аннан соң гражданнарны кабул итте.

Райбашкарма комитетының ТКХ һәм төзелеш бүлеге начальнигы Андрей Рябинин Никольский авылында яшәүчеләр исеменнән бу торак пунктны "Авылларны су белән тәэмин итү" Россия программасына кертүне сорап мөрәҗәгать итте.

-Татарстанда эшләп килүче программаларның барысында диярлек катнашабыз,-дип депутатка аңлатып үтте Андрей Васильевич. - Бу федераль программада да катнашасы иде.

-Киләсе елда республика буенча су бүлү челтәрләрен модернизацияләү программаларына зур суммада акча бүленәчәк, - диде Александр Сидякин. -

Без Лаеш районын да аңа кертү турында килештек. Гаризаны гына әзерләргә кирәк.

"Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге вәкилләре Александр Портнов һәм Евгений Фадеевны районда боз сарае булмау борчый. - Без яшьләр белән эшлибез һәм спортны үстерү - безнең эшчәнлектә төп юнәлешләрнең берсе. Районда спорт объектлары төзү планында күп эшләнә. Мини-футбол өчен мәйданчыклар, техникумда һәм Лаешның 1 нче гимназиясендә яңа футбол кырлары ясала. Ә менә хоккей уйнаучы малайларның ел әйләнәсе шөгыльләнү мөмкинлеге юк, - дип проблемалары белән уртаклаштылар яшь гвардиячеләр. - Ишегалды спорты, яхшы, әлбәттә. Әмма чемпионнар үстерү өчен шартлар кирәк.

"Яшь Гвардия" вәкилләре депутатның ясалма бозы булган сарай төзелешендә ярдәм итүен үтенделәр.

Район башлыгы Михаил Афанасьев бу мәсьәлә буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуын һәм уртак фикергә килүләрен әйтеп үтте.

-Өстәвенә, Президент проектка акча бирде, ул экспертиза үтте инде. Планда - 10 меңнән артык кеше яшәгән Лаешта бу спорт объекты төзү.

Александр Сидякин Лаеш хоккейчылары шушы кирәкле спорт сараена хуҗа булсыннар өчен бар көчемне куячакмын, дип ышандырды.

-Илдәге икътисади хәлне беләсез, - дип дөресен әйтте ул. - Быел төзелеш турында сүз дә булу мөмкин түгел, могҗиза юк. Киләсе елга тырышып карарбыз.

Районда яшәүчеләр белән очрашкач Александр Геннадьевич Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район